Былтыр октябрьдә кызы туган җырчы Гөлназ Асаева социаль челтәрләрдә әниләрнең декретта нинди булырга тиешлеге һәм өйдә дә сөйкемле булып калу өчен нәрсә эшләве турында сөйләде.
- Өйдә дә мин матур күренергә яратам. Чиста чәч, матур макияж булырга тиеш. Әлбәттә, тишек әйберләрдә түгел, ә матур пижамаларда йөрү зарур, бу минем өчен мөһим. Кызлар, аеруча декреттагы әниләр, үзегез турында онытмагыз, - дигән йолдыз дусларына.
Яшь әниләр аның сүзләрен хуплый, ләкин күпчелеге, бала мәшәкатьләре белән үз-үзеңә вакыт бүлеп булмый, дип белдерә.
Фото: социаль челтәрләр