+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
10 сентябрь 2022, 16:10

Сезнең кабак зурракмы? Безнекеме?

Бүген Кырмыскалы районының Үтәгән авылында беренче тапкыр узган Кабак фестивалендә иң зур яшелчәне генә ачыклап калмыйча, кабактан әзерләнгән төрле-төрле ризыклар да тәкъдим ителде.

Сезнең кабак зурракмы? Безнекеме?Сезнең кабак зурракмы? Безнекеме?
Сезнең кабак зурракмы? Безнекеме?
Бу бәйрәмне үткәрү урыны итеп Үтәгән авылы юкка гына сайланмагандыр. Искиткеч күркәм табигать кочагында, ямьле Агыйдел елгасы ярында урнашкан авылда элек-электән халык җир эшкәртеп, иген үстереп, бакчачылык белән шөгыльләнеп көн күргән. Колхозларның көчле чагында биредә яшелчә, җиләк-җимеш бакчалары гөрләп торган. Шул ук вакытта бәләкәй генә авыл язучы һәм әдәбият белгече, филология фәннәре докторы Роберт Баемов, Башкортстанның халык артисты Әхәт Хөсәенов, филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның халык язучысы Гайса Хөсәенов кебек күренекле шәхесләрнең туган төяге дә. Хатын-кызлар арасында тәүге Социалистик Хезмәт Герое Банат Батырова да шушы авылга кияүгә чыгып, колхозда эшли, шикәр чөгендере үстерүне тәүгеләрдән булып башлый. Шуңа авыл хезмәткәрләренең данлыклы традицияләрен дәвам итеп, һәм Республика Башлыгы Радий Хәбировның: “Һәр төбәкнең үз фестивале булырга тиеш”, - дигән сүзләрен исәпкә алып, Үтәгән авылы халкы Кабак фестивале үткәрергә карар иткән.
Әлбәттә, нинди генә бәйрәм булмасын, ул ныклы әзерлек таләп итә. Менә үтәгәнлеләр дә бу бәйрәмгә иртә яздан ук әзерләнә башлаган. Аның нәтиҗәсен әлеге бәйрәмдә үз күзләрең белән күрергә мөмкин булды.
Район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров, Башкортстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгиз Фәткуллин һәм башка күпсанлы кунаклар да үзләренең соклануын яшерә алмады. Әлфир Фәрхәт улы эшсөярлеге белән аерылып торган Үтәгән авылы халкына шундый күләмле чара оештырган өчен рәхмәтен җиткерде.
Илгиз Лирман улы да мондый бәйрәмнәрнең безнең республика халкының киң күңелле, кунакчыл булуын, бердәмлеген чагылдыруын билгеләде һәм киләчәктә “Кабак-фест”ны республика дәрәҗәсенә чыгарырга тәкъдим итте.
Яңа Кыешкы авыл биләмәсе башлыгы Фидан Миңнегалиев та чыгышын рәхмәт сүзләреннән башлады. Бу чара авыл халкының бердәмлеген, уңганлыгын чагылдыра, күркәм эшләрен башкаларга күрсәтергә мөмкинлек бирә, диде ул. Әлбәттә, әлеге чараны оештыруга зур өлеш кертүчеләр, иганә ярдәме күрсәтүчеләр дә лаеклы бүләкләнде.
Ә бәйрәм, чынлап та, киң колач алды. Авылда яшәүчеләр һәм килгән кунакларның күргәзмәләре тезелгән мәйданчыкны тиз генә урап чыгармын димә. Төрле формадагы, төрле зурлыктагы кабакларга карап күзләр камаша. “Шулай да була икән?” Күргәзмәдә йөрүчеләр ирексездән үз-үзләренә шундый сорау бирә. Ә кул эшләре, ризыклар! Аларның барысы да кабак белән бәйле. Нинди генә ризыклар әзерләп булмый икән кабактан: кайнатма, сут, ботка, кыстыбый, коймак, манты, өчпочмак... Хәтта кабак чәе дә бар иде.
Ә шушы авыл егете, “Китап” нәшриятында эшләүче Айрат Искәндәров бу көнне хашлама әзерләү буенча осталык дәресе күрсәтте. Сарык ите һәм яшелчәләрдән әзерләнә торган ризыкны күпләр тәмләп караганы бадыр. Аны кабак кушып ясасаң, ул тагын да файдалырак һәм тәмлерәк килеп чыга икән.
Бәйрәмдә республикабызның башка районнарыннан да катнашучылар күп булды. Бал, сөт ризыклары, ит, шашлык сатучыларның өстәлләрендә бәйрәм атрибутлары – төрле-төрле кабаклар урын алган иде.
Халык сөюен яулаган билгеле артистлар, мәдәният хезмәткәрләре - Башкортстанның, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Фидан Гафаров, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь Рәмил Чурагул, “Аргамак” этно-рок төркеме һәм аның солисты Ринат Рамазанов, якташыбыз, Малай авылы егете Илнур Ишембаев Кабак фестиваленә ямь өстәде. Ә рәхмәтле тамашачылар аларга бүген чәчәкләр урынына яшелчә-җимеш гөлләмәләрен бүләк итте. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Яхшыголов җитәкчелегендәге “Яшь күңелләр” ансамбле, Архангель районының Көмәрле авылынан килгән “Кайнавык” фольклор ансамбле дә моңлы күчтәнәчләрен тапшырды. Авылның үзешчәннәрен берләштергән “Агыйдел сылулары” – бәйрәмнең төп бизәге иде.
“Кабак-фест” бик үзенчәлекле һәм бай эчтәлекле булды. Кабакны файдаланып төрле спорт уеннары: җәядән ату, чиләкләргә кабак салып йөгерү кебек ярышлар да оештырылды, теләге булганнар кабаклар белән бизәлгән арбага утырып, мәйданчык буенча атта йөреде. Кунакларның һәммәсе дә зур казанда пешерелгән пылау белән сыйланды.
Һәм, ниһаять, бәйрәмнең җиңүчеләрен билгеләү вакыты да килеп җитте. Иң зур һәм үзенчәлекле кабакны кем үстергән икән? Шулай итеп, “Иң зур кабак” номинациясендә Рима Әбделманова бүләкләнде. Ул үстергән кабакның диаметры – 165 сантиметр. Иң авыр – 25 килограмм тарткан кабакны Айрат Искәндәров үстергән. Әйткәндәй, Айрат Рим улы әлеге чараны оештыруга илһамландыручы, сценарий авторы, юнәлтүче көч тә булып тора. Ә иң үзенчәлекле кабаклар Рәвилә Баемованың бакчасын үз иткән.
Күмәк көч белән оештырылган чараның җимеше дә бик татлы килеп чыкты. Иң мөһиме, мондый бәйрәмнәр динебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу, халкны берләштерү максатын да күз уңында тота. Шуңа “Кабак-фест” киләсе елларда да үткәрелеп, озын гомерле булсын иде!

Фото: Эльвира Ямалетдинова.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас