

Данир Сабировның туганнан туган энесе Илзир сөйгәне белән никах укыткан. «Бүген «кечкенә генә буйлы» туганнан туган энемнең никах мәҗлесендә, киленнең өендә кунак булдык. Бәхетле булыгыз, балакайларым. Аллаһы Тәгалә бәрәкәт бирсен», – дип язып калдырган Данир Сабиров.
Данирның әнисе дә никах турындагы хис-кичерешләре белән уртаклаша. «Бик күңелле мәҗлес булды, аеруча мулла ошады. Яшь кенә егет, бик күңелле итеп алып барды никахны», – дип сөйли Флүзә апа.
«Хәзрәтләргә күз ату гөнаһ, Флүзә ханым», – дип шаярта аны улы.
Данирның бу энесе - ятим үскән малай. Аның әнисенең гомере фаҗигале өзелгән. Бу хакта Данир бервакыт язган иде...
фото: интертат