Сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижер - Башкортстанның атказанган артисты, Ш. Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Линар Дәүләтбаев.
Зур Русия гастрольләрендә катнашудан тыш, коллектив 18 сентябрьдә Русиянең милли оркестрлар фестивалендә катнашачак, ул илнең төп сәхнәсендә – Дәүләт Кремль сараенда узачак! Башкортстанның халык уен кораллары милли оркестры Русиянең уникаль оркестры һәм чараның төп бизәкләренең берсе буларак чакырылган.
Фото: Башинформ