-2 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
13 сентябрь 2022, 16:33

Юрий Шатунов үлемендә кем гаепле?

Күптән түгел бу хакта Русия эстрадасы йолдызлары үз фикерләрен белдерде.

Юрий Шатунов үлемендә кем гаепле?
Юрий Шатунов үлемендә кем гаепле?
Телетапшырулар алып баручы Алла Довлатова "НТВ" каналының «Звезды сошлись» тапшыруында «Ласковый май» төркеме солисты Юрий Шатунов вафаты буенча үз фикерен белдерде.

Довлатова сүзләренчә, коллективның продюсеры Андрей Разинның җырчы белән авторлык хокуклары өчен судлашып йөрүе Юрийның үлүенә йогынты ясаган.

- Күпме көч, сәламәтлек, мәхәббәт салынган иҗатка! 30 ел хезмәт иткәннән соң кемдер барысын да тартып алырга теләсен әле! Бу бит - гаделсезлек, - диде ул тапшыру барышында.

Хатын, шулай ук, Шатуновның үлеменә кадәр бирешмәвен һәм тырышып эшләвен билгеләп үтте.

"Андрей Разин, хәзер барыбызга да кара әле! Без Сезгә зур сәлам җиткерәбез! Юрий Шатунов үлеменә Сез сәбәпче", - дип әйткән ул.

Фото: "Интересные новости в мире" сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: