«На-На» төркеменең солисты Владимир Политов Бари Алибасовның дәваханәгә эләгүе турында хәбәр итте, дип белдерә «КП» басмасы. Продюсер умыртка белән проблемалар аркасында ярдәмгә мохтаҗ булган. Ул уңышсыз егылганнан соң җәрәхәтләр алган.
Хәзер аны операция көтә. Җырчы сүзләренчә, продюсер клиникада озак дәваланырга җыенмый.
"Операция тиз үтәчәк. Арытаба ул өйгә кайтачак", - дигән Политов. Алибасов дәваханәдән чыкканнан соң, ярдәмче контроле астында реабилитацияләү этабын узачак.
Фото: Интересные новости в мире сайтыннан.