+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
14 сентябрь 2022, 09:05

Уфада Таңчулпан Гарипова иҗатына багышланган конференция узды

«Торатау» Конгресс-холлында «Башкортстанның халык язучысы Таңчулпан Гарипованың милли әдәбият һәм мәдәният үсешенә керткән өлеше» темасына Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе узды. Чарада Башкортстан Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов катнашты.

Уфада Таңчулпан Гарипова иҗатына багышланган конференция уздыУфада Таңчулпан Гарипова иҗатына багышланган конференция узды
Уфада Таңчулпан Гарипова иҗатына багышланган конференция узды


Таңчулпан Гарипова - күренекле прозаик, драматург, Башкортстанның халык язучысы, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, актив җәмәгать эшлеклесе.
Азат Бадранов язучыга ныклы сәламәтлек һәм яңа иҗади уңышлар теләде һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның озак еллар намуслы хезмәте һәм башкорт әдәбияты үсешенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәтен тапшырды.
Конференциядә язучының тормышын һәм иҗатын өйрәнү, аның әсәрләренең нәфис, жанр, лексик-стилистик үзенчәлекләре, шулай ук сүз осталары тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнү буенча музейларның традицияләре һәм инновацияләре турында фикер алышу темасы булды.
Конференция эше пленар һәм ике тематик секциядә узды: «Таңчулпан Гарипованың тормышы һәм иҗаты. Аның әсәрләренең сәнгать үзенчәлекләре», «Сүз осталары тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнү буенча музейлар һәм мәгариф учреждениеләренең традицияләре һәм инновацияләре». Катнашучыларның докладлары «Башкортстан Республикасы халык язучысы Таңчулпан Гарипованың милли әдәбият һәм мәдәният үсешенә керткән өлеше» җыентыгында басылып чыкты.
Башкортстан Республикасы халык язучысы Таңчулпан Гариповага 75 яшь тулуга багышланган Конференция республиканың әйдәп баручы югары уку йортлары вәкилләрен, Башкортостан Республикасы музейлары, китапханәләре, театрлары җитәкчеләре һәм белгечләре, журналистлар һәм язучылар, шулай ук Русия төбәкләреннән: Мәскәү, Чиләбе, Чечен Республикасы, Тыва, Удмуртия, Алтай, Чехия һәм АКШ вәкилләрен җыйды.
Конференция ахырында резолюция кабул ителде, анда Таңчулпан Хизбулла кызына «Уфаның Мактаулы гражданины» исемен бирү турында үтенеч, республика театрлары репертуарына «Бөйрәкәй» әсәре буенча спектакльләр кую, киносериал төшерү, авторның урыс телендә сайланган әсәрләренең 2 томлыгын бастыру, Таңчулпан Гарипованың туган ягында музей-кабинетын булдыру тәкъдимнәре кертелде, шулай ук Башкортстан Милли әдәби музеена үз бинасын бирү. Быел әдәби музей Достоевский урамындагы 160 йортта урнашкан, анда бинаның беренче катын били.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас