+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
16 Сентября 2022, 13:55

Башкортстанда XXXII Халыкара Аксаков бәйрәме үтәчәк

30 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Башкортстанда традицион Халыкара Аксаков бәйрәме узачак. 2022 елда ул 32нче тапкыр узачак һәм күренекле урыс язучысы Сергей Тимофеевич Аксаковның 231 еллыгына һәм республикада Аксаков фонды оешуга 30 ел тулуга багышланачак.

Башкортстанда XXXII Халыкара Аксаков бәйрәме үтәчәкБашкортстанда XXXII Халыкара Аксаков бәйрәме үтәчәк
Башкортстанда XXXII Халыкара Аксаков бәйрәме үтәчәк

Бәйрәм Уфа шәһәре, Уфа, Кырмыскалы, Бәләбәй районнарында оештырылачак.

Бәйрәмнең төп максаты - гражданлык һәм патриотлыкны формалаштыру һәм үстерү, үсеп килүче буында югары рухи һәм әхлакый сыйфатлар, кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, халык иҗатын һәм гореф-гадәтләрен пропагандалау, сәнгать иҗатының барлык формаларын үстерүгә ярдәм итү.

- Халыкара Аксаков бәйрәме Уфаның да, республиканың да мәдәни тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде. Урыс мәдәниятенең искиткеч форумы Башкортстанның кунакчыл җирендә өч дистә елдан артык уза. Бүген без безнең белән күпмилләтле илебезнең иҗтимагый-мәдәни тормышында күркәм күренешләрнең берсе буларак, Аксаков бәйрәменең Бөтенрусия генә түгел, ә халыкара яңгыраш алуына шаһит булабыз. Ул Башкортстанга язучыларны һәм фәлсәфәчеләрне, шагыйрьләрне һәм рәссамнарны, композиторларны һәм урыс җырын башкаручыларны, иҗат интеллигенциясен җәлеп итә. Халыкара Аксаков бәйрәмен без үзебезнең якташыбыз, чын сүз остасы, күренекле язучы Сергей Тимофеевич Аксаковка хөрмәт йөзеннән бәялибез. Аксаков бәйрәме киләчәктә дә халыклар арасындагы тынычлыкны, дуслыкны һәм татулыкны ныгытуга, Башкортстан һәм Русиянең чәчәк атуына хезмәт итәр дип ышанам, - ди Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас