+2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
16 сентябрь 2022, 12:30

Лаеклы алмаш үсә!

"КультУРА!" мәктәп студияләренең медиасете" - бу масштаблы иҗади лаборатория.

Лаеклы алмаш үсә!
Лаеклы алмаш үсә!


Монда музыка, сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр сәнгатьле итеп сөйләшергә һәм киң аудиториягә нәрсә белүләрен, нәрсә белән яшәгәннәрен җиткерергә өйрәнәләр. Яңа проектны «Тамыр» балалар-яшүсмерләр телеканалы «Бишек» автоном коммерциячел булмаган оешма белән берлектә, Президентның Мәдәни башлангычлар фонды ярдәмендә тормышка ашыра.
4 октябрьдә беренче «КультУРА!» фестивале узачак. Социаль челтәрләрдә иң яхшы публикацияләр, фотосюжетлар, видеосюжетлар авторларын хөрмәтләү булачак һәм дүрт төп номинациядә җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Жюри составында танылган Русия журналисты, телевидение алып баручысы, «Россия-Мәдәният» телеканалы күзәтүчесе Владислав Флярковский,
«Карусель», «О!», «Россия» каналларының балалар һәм гаилә проектларының продюсеры, режиссер-куючы Антон Михалев эшли.
«КультУРА!» мәдәният өлкәсендә медиа хезмәткәрләренә республика чикләрендә дә, ил күләмендә дә лаеклы алмаш үсәргә ярдәм итәчәк. Проектны тормышка ашыру барышында тудырыла торган уңай контент яңа балаларның музыкага, сурәт төшерергә, хореографиягә игътибарын җәлеп итәчәк, яңа тамашачылар һәм тыңлаучылар тәрбияләячәк.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: