Әлеге мәдәни форум беренче тапкыр уздырыла һәм Русия халыкларының мәдәни мирасы елында төп вакыйгаларның берсе булачак. Кремль сәхнәсендә Русиянең 15 төбәгеннән, шул исәптән Белгород, Владикавказ, Волгоград, Грозный, Казан, Калининград, Санкт-Петербург, Симферополь, Уфа, Чиләбе, Элиста, Якутскидан һәм башка милли музыкаль коллективлар чыгыш ясаячак. Фестивальне оештыручы - Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Фридрих Липсның Хәйрия фонды.
Кремльдә беренче тапкыр урыс балалайкасы һәм башкорт курае, татар думбырасы һәм чечен пондары, калмык домбрасы һәм осетин дала-фандыры яңгыраячак. Бу инструментларда балачактан күңел түренә үтеп кергән һәм әле дә башкарылган таныш көйләр яңгыратыла, алар безгә кадәр күптән туган, безне гомер буе озата баралар һәм һәрчак яңгыраячак.
Оештыручылар сүзләренә караганда, фестиваль – Русия халыклары тарихы гына түгел, бу аларның барлыкка килүе, озын үсеш юлы.
Фото: Башинформ