

Ислам Халәпов бик күп җырчыларга гына түгел, тамашачыларга да "абый" булды. Хәния Фәрхи Уфада унбишәр концерт куйганда да, яшь җырчылар башкала сәхнәсендә беренче чыгышларын оештырганда да, ул һәркемне елмаеп каршы алып торды. Залга кергәндә Ислам абый үзе каршы алса, концерт күңелле башлана иде. Үзенең иҗат кичәсе дә матур бер тамаша булды. "Су буенда учак яна"ны Ислам абый үзе җырлады. Ул аның иң яраткан җыры иде.
«Сәнгатебез зур югалту кичерә. Ислам абый вафат. Бүген генә белдем, кызганычка каршы. Ул татар сәнгате үсешенә зур өлеш кертте, бик күп артистларга Башкортстанда концертларын оештырырга ярдәм итте. Ул – беренче администратор. Урыннарың җәннәттә булсын, Ислам абый. Бик авыр күңелдә», – дип язган Әнвәр Нургалиев үзенең сәхифәсендә.
Җырчылар бу кайгылы хәбәрне чыннан да белмичә калган. Комментарийларда мәрхүмне җылы итеп искә алганнар. Илсөя Бәдретдинова: «Эх… Урының җәннәт түрләрендә булсын, Ислам абый», – дигән. Динә Латыйпова: «Абый, агам… Әле кайчан гына сөйләштек бит. Ислам абый... Юктыр... Дөрес түгелдер, бәлкем... Авыр югалту. Хуш абый...» – дип язган. «Ислам абый – татар эстрадасының бер эпохасы», «Талантлы кешеләр китәләр», – дигән комментарийлар да бар.
Хушлашмый да китеп бардың, Ислам абый... Нигә алай иттең инде?!