Ул 2022 елның иң мөһим мәдәни вакыйгаларының берсе – Русия милли оркестрлары фестивалендә катнашачак.
Кремль сәхнәсендә Русиянең 15 төбәгеннән, шул исәптән Белгород, Владикавказ, Волгоград, Грозный, Казан, Калининград, Санкт-Петербург, Симферополь, Уфа, Чиләбе, Элиста, Якутскидан һәм башка милли музыкаль коллективлар чыгыш ясаячак. Фестивальне оештыручы - Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Фридрих Липсның хәйрия фонды.
Кремльдә беренче тапкыр урыс балалайкасы һәм башкорт курае, татар думбырасы һәм чечен пондары, калмык домбрасы һәм осетин дала-фандыры яңгыраячак.
Коллективка - уңышлар, алкышлар!