+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
21 сентябрь 2022, 13:10

Ир-егетләр дә чигү чигә...

Уфаның Затон бистәсендә яшәүче Ядгар Шәфыйков әлеге кул эше төрен үз итеп, чын сәнгать әсәрләре тудыра.

Ир-егетләр дә чигү чигә...
Ир-егетләр дә чигү чигә...


Чигү чигүче ир-егет... Әйе, әйе, нәкъ шулай. Чынлап та, бу сүзләрне ишетүгә без ялгыш ишеткәндәге кебек бераз сагаеп калабыз. Ә бит ир-егетләр чигү белән борынгыдан шөгыльләнгән, кәсеп тә иткән. Кайбер илләрдә бу кул эше белән әле дә ирләр шөгыльләнә. Мәсәлән, Һиндстандагы чигүчеләр арасында күбесе ир-егетләр. Сүрияле оста Мөхәммәт Маһир Һадри Коръән китабын чиккән. Ул бу эшне унике ел дәвамында башкарган. Соңгы елларда Казанда яшәүче Нурислам Сираҗиев үзен искиткеч оста чигүче итеп танытты. Бүгенге язманың герое үзен оста чигүче дип санамый. Ул бу эшен бары тик яраткан шөгыле буларак кабул итә.

Ядгар Шәфыйков Бүздәк райо­нының Кәпәй-Кобау авылында туып-үскән. Туган авылында җиде сыйныфны тәмамлагач, укуын Бүздәктә дәвам итә. Мәктәптән соң Октябрьскийдагы училищега укырга бара. Аннан соң армия сафларында хезмәт итә. Туган ил алдында үз бурычын үтәгәч, хезмәт юлын башлый.
– Мин нәкъ нефть сәнәгате өлкәсендә эшләр өчен һөнәр алуым, гомерем буена аңа тугры калуым белән бәхетлемен һәм язмышыма рәхмәтлемен. Илебез икътисадындагы иң авыр чорларда да мин эшсез булмадым. Ә инде эш хакын вакытында алып баргач, яшәргә, дөнья көтәргә, балалар үстерергә дә җиңелрәк булды. Моны балачагым ятимлек ачысында үткән өчен Ходайдан бер бүләк дип кабул иттем. 1942 елның апрелендә дөньяга килгәнмен. Әтине сугышка озатканда әни авырлы булып кала. Мин туарга өч ай кала әтинең “похоронка”сы килә. Ул вакытта Смоленск янында каты сугышлар барган була. Менә шулай, әти белән миңа бер тапкыр да бу якты дөньяларда очрашырга насыйп булмады, – ди Ядгар абый.
Ул заманда хатын-кызларның барысы да диярлек кул эше белән шөгыльләнә. Кемдер киндер суга, кемдер йон эрләп оекбаш, бияләйләр бәйли, кемдер йорт җиһазларын матурлар өчен төрле-төрле япмалар, сөлгеләр, кулъяулыклар чигә. Ядгар абыйның әнисе Яммиха киндер суга, фронтка һәм балаларына йон оекбашлар, бияләйләр бәйли. Кызлары да кул эшләренә маһир була. Бигрәк тә кызы Әнвәрия оста чигүче була.
– Мин балачакта бик тә кызыксынучан идем. Әни киндер сугу станогындагы эшен калдырып, йорт эшләрен башкарырга чыгып китсә, аның урынына утырып, хәрәкәтләрен кабатлап, эшләп карый идем. Билгеле инде, ул үз эшенә утыргач та: “Тагын эшемне бозып куйгансың бит, улым”, – дип ачуланып та куя иде. Апаларның бәйләмнәрен дә шактый гына бозып куйгаладым. Аларның чигүләрен дә чигеп карамыйча булдыра алмадым. Алар тудырган матурлыкка мин мөкиббән китә идем. Ә инде хаклы ялга чыккач, үземнең дә буш вакытым арту сәбәпле, балачактагы хыялымны тормышка ашырырга булдым. Җәй айларын бакчамда үткәрсәм, кышкы озын көннәрне кыскартыр өчен кулыма бәйләм алдым. Шулай берничә оекбаш бәйләдем. Бу шөгыль белән берничә кыш үтте һәм мин бәйләмнән ялыктым.
Ул вакытта әлеге кебек зур-зур кибетләр юк дәрәҗәсендә иде. Барлык товарлар базардагы бәләкәй генә ларекларда сатыла иде. Менә шуларның берсендә төрле бәйләм җепләре, чигү үрнәкләре сатыла иде. Мин шунда көн дә туктап, карап торыр булдым һәм беренче чигү үрнәген сатып алырга тәвәккәлләдем. Сатучы белән киңәшләшеп, кечерәк һәм артык катлаулы булмаган сурәтне сайладым. Сатучы ханым аны үземә алганны белгәч, бик тә аптыраганы хәтердә калган. Соңыннан инде ул үзе миңа яңа килгән үрнәкләрне, журналларны тәкъдим итәр булды, – ди Ядгар абый.
Ядгар Шәфыйков чиккән картиналарын санап барган. Бүгенгә алар 24. Төрле хайваннар, кошлар, чәчәкләр чигелгән картиналарны ул туганнарына, дусларына, якын кешеләренә бүләк иткән. Үзендә берничәсе генә саклана. Ядгар абый аларны мин килүгә әзерләп куйган иде. Чалыштырып чигү техникасын кулланып чигелгән картиналарны кулга алгач та, алардан җылылык бөркелде. Гадәттә, оста үз эшенә барлык күңел җылысын биргән чакта гына шулай була. Картина­ларның барысы да оста һәм пөхтә чигелгән.
– Чигү чигүне яратып башкардым. Миңа эшемнең нәтиҗәсен күрү бик тә ошый. Эш барышында сурәтнең ниндидер бер детале сизелеп күренә башлагач бер шатланасың, ә инде тоташ эшнең нәтиҗәсен күрү – тагын да сөенечлерәк. Кызганыч, соңгы елларда, күзләрем начараю сәбәпле, чигә алмыйм. Шулай да боегып утырырга вакыт юк. Дөньяның матурлыгын күрә белергә генә кирәк! – ди оста чигүче Ядгар абый.

Зөһрә ИСЛАМОВА.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: