+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
21 сентябрь 2022, 10:20

Прозаның алгы сызыгында

Башкортстанның халык язучысы Таңчулпан Гариповага – 75 яшь.  

Прозаның алгы сызыгында
Прозаның алгы сызыгында

Таңчулпан Гарипованы бүген ниндидер дәрәҗәдә “юл башлаучы” дип атарга буладыр. Һәдия Дәүләтшина, Зәйнәп Биишевалар кулындагы әләмне ул күтәреп алды. “Өерелә күктә ялгыз бөркет”, “Ай белән кояш бер генә”, “Принц Датский”, “Бал дип үрелгәнем”, “Умырзая гөлнең гомеркәе”, “Илекәй”, бигрәк тә “Бөйрәкәй” романы – әдибәне әнә шул әсәрләр прозабызның алгы сызыгына бастырды, әйдәүчесе дигән олы бурыч йөкләтте.

Халкыбыздан, фольклордан килгән, Гайнан Хәйри, Даут Юлтый, Афзал Таһиров, Һәдия Дәүләтшина, Зәйнәп Биишева, Сәгыйть Агишлар башлаган традицияләр гомерле булды, бәрәкәтле туфракка төште. ХХ гасыр башында, 20-30нчы елларда, аннары килеп гасыр уртасында дәррәү күтәрелгән аһәң, киң эпик колачлылык, хикәяләүнең талгын, тигез агышы бүгенге прозаикларыбыз иҗатында дәвам иттерелде, телебезнең шигъри матурлыгы, суты арытаба арттырылды, сюжет корылышы, формасы тагын да камилләшә төште дип әйтә алабыз.
Таңчулпан Гарипова әсәрләренең бигрәк тә шигъри теле һәм символикага корылуы укучы игътибарын үзенә җәлеп итә. “Бөйрәкәй” романында, мәсәлән, ырым-тылсым турында сүз кузгатыла, хәзергечә әйтсәк, “эзотерика” дип аталган күренешләр дә киң яктыртыла. Әүвәлрәк әдәбиятыбызда ырымнарга, күрәзәлеккә игътибар азрак иде. Ә халкыбыз яшәеш-булмышында уй яшереп, кинаяләп сөйләү, сүз уйнату да – гадәти хәл. Халыкның бу булмыш-сыйфатына исә әдибә үтә дә сизгер, аны иҗатында киң куллана. Шул нигездә ул чагыштырулар барлыкка китерә, кызык янәшәлекләр уздыра, алар соңыннан җайлап символикага әверелә.
Болар барысы да характер тудыру, характерлар яки башкортның булмышын художестволы сынландыру максатыннан чыгып башкарыла. Игътибар итегез: хәзер дөньяда аралашу, катнашу, глобальләшү бара. Ә шул бертөрлелектә һәр милләтнең үз булмышын сакларга омтылышы да көчле. Мисал өчен: күп халык язучылары бүген үз халкына гына хас булмышны (фольклордан килгән милли үзенчәлекләрне, халыкның фикерләү, уйлау сыйфатларын) чагылдырырга ашкына. Һәм нәкъ шул омтылышта уңышка да ирешә. Абхаз прозаиклары Баһрат Шинкуба, Фазыл Искәндәр, грузин Нодар Думбадзе, Колумбия язучысы Габриэль Гарсия Маркес, төрек Орхан Памук, кыргыз Чыңгыз Айтматов әсәрләрен алыгыз! Алар барысы да укучыга үз халкы үзенчәлеген-булмышын күрсәтүе, халкы гореф-гадәтләрен яктыртуы, фольклорларын чагылдырулары белән кадерле.
“Бөйрәкәй” дә әнә шундый сыйфатлары белән башкортларга кыйммәтле, ул да әнә шул ук максатларга хезмәт итә. Биш өлештән торган әсәрнең һәрберсен укып чыккач, тагын бер башкорт халык җыры – озын көй тәмам дигән тойгы кала. Һәр өлешнең камиллеге, хәтта үзаллы әсәр сыман тәэсир калдыруы хакында да сөйли бу. Моңарчы без күп роман үрнәкләре белән таныштык, бер дәвер эчендә (ХХ-ХХI гасырлар) башта Европача буларак туган роман жанры чын мәгънәсендә үзебезнеке (башкортныкы) булып үсеп җитте.
Бу җәһәттән башкорт романы үсешенә үз өлешен керткән Гайнан Хәйри, Сәгыйть Агиш, Һәдия Дәүләтшина, Зәйнәп Биишева, Гали Ибраһимов, Динис Исламов, Яныбай Хамматов, Хәким Гыйләҗев, Фәрит Исәнгулов, Әхияр Хәким, Булат Рәфыйков, Ногман Мусин, Динис Бүләков, Мәүлит Ямалетдин, Галим Хисамов, Мирас Иделбаев, Гөлнур Якупова, Спартак Ильясов, Флүр Галимов исемнәрен атап китү дә урынлы булыр. Болар арасында Таңчулпан Гарипова исеме дә, аның “Бөйрәкәй” романы да бар. Хәзер чагыштырыйк, башкорт романнарын тулысынча байкыйк! Халкыбыз фидакарьләренә әфарин дияргә кирәк. Ә шулай да камиллекнең чиге юк бит.
Романның соңгы өлешләренә карата минем шәхси карашым да бар. Төп героиня Мәдинә, хәзергечә әйтсәк, бизнес белән шөгыльләнә. Бизнес – үз дөньяңны, хуҗалыгыңны кору, аларның алымнары, төрләре – аларның кайсылары кайсылайрак булырга тиешлеге белән килешергә, бәхәсләшергә дә мөмкин. Ләкин кем тотынмый, шул гына хыялланмый бит.
Лидия Николаевна сызыгын алыйк. Соңыннан ул башкорт булып чыга... Менә шушындыйрак очраклар, көтелмәгәнлекләр күп. Гомумән, алар сәхнә жанрына тарта. Монда Т. Гарипованың драматург булуы алга чыга булыр, күп сюжет сызыклары чишелгәндә аптырап та каласың: ничек болай барысы да җайлы гына, сәхнә әсәрләрендәгечә җиңел хәл ителде соң?
Гомум алганда, “Бөйрәкәй” романы – әдибәнең төп китабы, башкорт прозасының соңгы еллардагы зур казанышы. Бөйрәкәй-сыер – тормыш, муллык символы. Бөйрәкәй тере икән, бихисап югалтуларга, кайгы-хәсрәткә, язмышлар кыйралуына карамый, тормыш дәвам итә. Бу – әсәр тудырган төп фикерләрнең берсе.
Күк бүре – янә бер символ. Ихсанбай Күк бүрене базардан көчек чагында сатып ала. Эт дип йөргәне, урманда ата бүреләр белән кушылып, бала таба. Өстәвенә, ике сабыйны тешли. Шуннан ата бүрегә ияреп, көчекләрен ияртеп, авылдан чыгып китә... Ихсанбайлар да ят авылга читтән качып килә. Алар да бүре... Бу авылдагы кешеләргә бетмәс-төкәнмәс хәсрәт китереп чыгып китәләр... Автор бүреләр язмышын Ихсанбайлар гаиләсе язмышы белән чагыштыра... Символлар, гомумән, образлылык тудыру чарасы, сурәтләүнең бер алымы.
Әйе, Таңчулпан Гарипованың бу өлкәдә матур-матур табышлары бар. Шул ук “Бөйрәкәй”дә Гөлбану образын алыйк. Авыл активистларыннан ат менеп качкан чакта сабый Ихсанбай Диңгезханда, ә Күксылу-Гөлбану Барсынсылу кочагында була. Куып килүчеләр үкчәгә баскач, Диңгезхан сабый кызны ташлап калдырырга боера... Күксылу-Гөлбану – ташландык бала: гомере эт типкесендә үтә. Аңа әти-әнисе баштан ук шундый язмыш юрый... Шунысы хәтәр: бертуганы Ихсанбай аркасында Күксылу-Гөлбану һәлакәткә очрый. Әдибә трагик коллизия тапкан, шуңа бу әсәрнең укучыга тәэсир көче зур. Әсәр сүзгә тыгыз, ә фикере дәрьядай.
Сибәгәт-Диңгезхан белән Фәүзия-Барсынсылу язмышы әсәрне драматик итә, укучыны тетрәндерә. Диң­гезханнар заманы белән Гөлбанулар заманын янәшә чагыштырып сурәтләү (ике заман катламы) хикәяләүне тагын да киеренке, картиналы ясый. Бу, үз чиратында, заман, сәяси корылышлар, кеше язмышлары хакында авторга тирәнрәк фикер йөртергә булышлык итә.
Тагын өченче вакыт катламы да бар: ул – Гөлбануның кызы Мәдинә заманы. Фәүзия – Гөлбану – Мәдинә чылбыры. Өч заманны сурәтли, өч буын язмышын үз эченә ала роман. Бу аны катлаулы корылышлы, җитди уйланулар җимеше итәргә булыша, әсәрнең эпик колачын, мәртәбә-дәрәҗәсен билгели. Гомумән, роман жанрына тормышны киң планда (берничә катлам-планда, берничә сюжет сызыгында) тасвирлау хас. Гадәттә, монда сүз аерым образлар язмышын сурәтләүдән халык язмышын байкаугача күтәрелә. Таңчулпан Гарипова да “Бөйрәкәй”дә, телиме-теләмиме, Октябрь революциясе, аклар-кызыллар хәрәкәте турында уйланырга мәҗбүр. Диңгезхан белән Барсынсылу да (алар Күк бүре гаиләсе белән чагыштырылса да) – заман корбаны бит, заман хаталары аларның тыныч тормышын да астын-өскә китерә. Шуңа Фәүзия-Барсынсылу кешеләр, күршеләр алдында шәүлә яки гөнаһ шомлыгы сыман гәүдәләнә. Шәңгәрәй дә символик образ. Бик тә үзенчәлекле персонаж. Дөнья әдәбия­тындагы дивана образлары затыннан. Шәңгәрәйнең сүзләре (“Ай тотылган төндә” трагедиясендәге Дивананыкы ише) киләчәктәге вакыйгаларга ым-ишарә, алдагы язмыш-күрәчәккә ачкыч.
Т. Гарипова – маһир хикәяче, романчы, үзен драма жанрында да ярыйсы ук танытып өлгерде. “Төштәге җыр”, “Бәхеткә качканнар”, “Яңгыр көткәндә”, “Тәңкәле кыз”, “Гыйльмияза”, “Мактымсылу, Әбләй һәм Кара юрга” дигән пьесалары Уфа, Стәрлетамак, Сибай драма театрларында сәхнәләштерелде. Драма һәм проза – формасы белән капма-каршы төрләр дисәң дә ярый. Моннан чыгып, Таңчулпан Гарипованы төрле яссылыкта да иҗат итү сәләтенә ия әдибә дип билгелисе килә.

Ринат Камал,
Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: