+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
21 сентябрь 2022, 10:15

Җырчы. Баянчы. Шагыйрь

Салават Әхсәновның “Күңел дәфтәреннән чыккан хисләр” дигән китабы нәшер ителү уңаеннан.

Җырчы. Баянчы. Шагыйрь
Җырчы. Баянчы. Шагыйрь

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге офисында (Уфа шәһәре, К. Маркс урамы, 3 “Б”) шушы өр-яңа китапның исем туе үтте. Бишбүләк районының Ает авылында туып-үскән, әле Себердә эшләүче Рамил Кыямов бу китапның спонсоры булган. Үзенең чыгышында ул якын дусты Салаватны җырчы һәм баянчы гына түгел, шагыйрь буларак та ихтирам итүе, гомумән алганда, икесенең дөньяга карашлары туры килүе турында сөйләде. Башкортстанның Язучылар берлеге рәисе урынбасары Нурлан Ганиев җыентыктагы шигырьләргә анализ бирде, аларның кайберләрен укып та күрсәтте.

“Өмет” гәзитенең баш мөхәррире Рәдис Ногманов, “Кызыл таң”ның баш мөхәррир урынбасары Резеда Нуртдинова Салават Әхсәновка гәзит укучылар белән очрашулардагы чыгышлары өчен тагын бер тапкыр рәхмәт әйттеләр. “Кайсы гына авылда да аны яратып тыңлыйлар, — дип сүзгә кушылды күренекле җырчы Асия Смакова. — Шигъри талант та аңа тумыштан бирелгән. Салават бит әле көйләр дә яза. Мин дә аның кайбер җырларын башкарам”. Җырчылар Фәнәви Салихов, Идрис Кәлимуллин, Ришат Галиханов училищеда уку елларыннан ук Салават Әхсәнов белән дус булуларын, авылдан-авылга концерт куеп йөрүләрен искә алдылар. Җыелучыларга “Үтте матур җәйләр”, “Хуш, авылым!”, “Җанкай” дигән җырларын бүләк иттеләр. Зал Гүзәл Кәлимуллинаның скрипка моңнарына да күмелде.
Бу кичәгә Борайдан да делегация килгән. Мәдәният системасында эшләгән ветеран Равил Әхмәтов китап туен районда да зурлап үткәрү тәкъдимен кертте. Шагыйрьләр Фәнзия Максютова белән Рәзиф Зөбәеров киңкырлы талантка ия якташларына яңадан-яңа иҗат уңышлары теләде.
Салават Җәмил улының хәләл җефете Эльмира Әфтах кызы — медицина хезмәткәре. Аның белән бергә эшләгән ахирәтләре дә китап авторының куанычын уртаклашырга, җыр-моңнары, шигърияте өчен рәхмәт әйтергә килгән. Ә кодагые Зифа Юлчурина (Бөрҗәннән) матур теләкләре белән зур чәчәк гөлләмәсе бүләк итте.
Салават Әхсәновның соңгы өч дистә елда татар эстрадасында ныклы урыны бар. Моңлы тавышы белән күпләрнең күңелен яулаган җырчы. Баянда үзе уйнап җырлаучы. Заманында Фәридә Кудашева, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Әлфия Афзалова кебек данлыклы җырчыларга уйнаган баянчы. Татар матбугатында эшләүчеләр халык белән очрашу чаралары үткәргәндә аларда актив чыгыш ясаучы. Бу китапта без аның белән шагыйрь буларак та танышабыз.
Уфа сәхнәләренә тәү тапкыр чыкканнан ук ул минем һәрчак диярлек күз алдымда. 1991 елның май ахырлары иде. Уфаның Спорт сараенда Татарстанда һәм Башкортстанда яшәгән күренекле татар җырчылары “Яшьлегемә кире кайтыр идем” дигән исемдә зур концерт оештырдылар. Анда берничә буын осталар катнашты. Кайчандыр популяр булып, заманнар үтү белән онытылган күп җырлар яңгырады. Хәзер җырлыймы икән, кайда икән дип торган Габдулла Рәхимкуловларны, Таһир Якуповларны сәхнәдә кабат күреп шатландык. Шулай ук бик тә куанычлысы – тавышларын ишетеп кенә белгән берничә яшь талант белән танышкан идек ул кичәдә. Менә шунда гәүдәгә таза, төскә-башка чибәр, кара бөдрә чәчле бер егет үзе баянда уйнап җырлап җибәрде:
Яфраклар җилгә тибрәлә,
Яфраклар җилгә оча.
Йөзләрең нигә саргайган,
Эчләрең нигә поша?
Изүләрең дә чишелгән —
Күлмәгең тармы әллә?
Күкрәкләреңә сыймаслык
Хәсрәтең бармы әллә?
Мондый зур концертларда, залында әллә ничә мең кеше утырган чакта, әлбәттә, артистның исем-фамилиясе ишетелеп, аңлашылып та бетми. Тамашачылар: “Кайдан, кем икән бу?” — дип пышылдашып алды да киң күкрәктән ургылып чыккан көчле моң дәрьясына чумды. Композитор Марс Макаров белән шагыйрь Фәнис Яруллин язган “Тормыштан суынма син” дигән җыр белән үк егет залның хөрмәтен яулады. Авторлары Мәсгудә Шәмсетдинова һәм Әхмәт Гадел бул­ган “Ярым-яр” дигән эстрада җыры исә яшьләр күңеленә аеруча хуш килде. Зал баянчы-җырчыны сәхнәдән тиз генә чыгарып җибәрергә теләмәде. Программада билге­ләнгәннән тыш аңа “Агыйдел сылуына”ны, “Әйтмә син авыр сүз”не җырларга да туры килде.
Бу концертта тамашачылар алкышлавы белән ике тапкыр чакырып җырлату бәхете бер генә кешегә эләкте. Бу — әлеге җырчы-баянчы Салават Әхсәнов иде.
1993 елның май ахырлары. Казанда “Татар җыры-93” конкурсы ул елны беренче тапкыр “Халыкара” статусында үтте. Казанга Салават җиңүгә ышаныч белән, башын югары тотып барды. Милләтебезнең мәдәни мәркәзендә аңарчы 4-5 елда берничә тапкыр булырга туры килгән иде аңа. Анда Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Рафаэль Ильясов, Хәйдәр Бигичев, Хәмдүнә Тимергалиева кебек җырчылар белән якыннан аралашып, осталык серләрен алардан өйрәнеп йөрде. Аның үзен дә Казан тамашачысы Уфаныкына караганда яхшырак белә иде ул елларда. Теге вакытта “Яшьлегемә кире кайтыр идем” концертлары белән йөргәндә Казанда да, Чаллыда да, Ижевскида да бик яратып калдылар үзен. Дус-ишләре, таныш булмаган кешеләр чәчәк бәйләмнәре бирде.
Конкурста ир-егетләр өчен мотлак башкарылырга тиеш итеп халкы­бызның “Кара урман” җыры бил­геләнүе Салаватка янә ышаныч өстәде. Бәйге программасына кертелгән өчен генә ашык-пошык өйрәнеп бармаган иде аны. Уфа сәнгать училищесында һәм институтында укыганда имтихан-зачетларда да, шулай ук сәхнәләрдә байтактан башкара иде бу мәшһүр җырыбызны.
Хәзер, төгәлрәк әйткәндә, соңгы өч дистә елда концертларда да, конкурсларда да җиңел-җилпе, бер көнлек җырлардан җан бизә. Ата-бабаларыбыздан тутыкмас мирас булып калган, Илһам абый әйтмешли, татарның татарлыгын күрсәтә торган “Кара урман”нар яшь һәм урта буын репертуарында юк дисәң дә хата булмастыр. 1993 елгы конкурсны оештыручылар менә шул фикердән чыгып, “Кара урман”ны мотлак җырлауны төп шартларның берсе итеп куйганнар да. Ә аны җиренә җиткереп башкару өчен табигый талант өстенә көчле вокал әзерлек тә кирәк.
Салават Әхсәновта боларның икесе дә бар иде инде. Илһам абыйның аның турында: “Шул егет җырласа, минем нигәдер елыйсым килә”, — дип әйтүен анда катнашкан якташларыбыз горурланып кайтып сөйлә­гәннәр иде. Лауреатларның йомгаклау концертында башкалар нинди әсәрне теләсәләр — шуны башкарсалар, Салаваттан “Кара урман”ны җыр­латалар. Ахырда бу җырны “Иң яхшы башкаручы” дигән махсус приз тапшыралар.
Җырчының сәнгать бәйгеләрендә (ә аңарчы дүрт ел элек Кыргыз­станның Чимкент шәһәрендә дә сынау тоткан иде) дан казануы очраклы һәм көтмәгәндә килеп чыккан хәл түгел. Моңа инде ул балачактан ук әкренләп килгән.
Салават 1960 елның 22 фев­ралендә Борай районының Чишмә-Борай авылында туган. Аның картәтисенең әтисе Әхсән дә, аның улы Хәлил дә дини яктан шактый гыйлемле затлар, Хәлилнең оста­бикәсе тирә-якта билгеле кендек әбисе булган. Исемен дә хәтер­ләмичә, “Кендекәй әби” дип кенә йөрткәннәр. Хәлилнең 1928 елгы улы Җәмилне хәрби хезмәткә әзер­ләгәннәр, бәхеткә, Җиңү таңы аткач, ФЗОга укырга, аннары Кемерово шахтасына җибәр­гәннәр. Шунда хезмәт юлын башлап, Татарстанның бик күп әдәбият һәм сәнгать әһелләре биргән Сарман районыннан, җыр-моңга мөкиббән киткән нәселдән бул­ган Шәфыйга Шакирова (бөек җырчыбызның райондашы һәм фамилиядәше!) белән гаилә корып җибәргән. Бераздан туган авылга кайтканнар. Берсе — балта остасы, икенчесе колхозда төрле эшләр башкарган.
Шәфыйга апаның әтисе фронтка китеп, бер генә хаты килгән — хәбәрсез югалган. 6 бала ятим калган. Эш ярату, тормышны җыр-моң белән бизәү бу гаиләгә яшәү көче биргәндер. Барлык туганнары кебек Шәфыйга апа да олыгайганчы үзешчән сәнгатьтән аерылмый, җырлап кына йөри. “Кызыл таң”, “Казан утлары” “Азат хатын” “Агыйдел” һәм башкаларны калдырмыйча укып бара.
Сәнгать белән шөгыльләнү, гәзит-журнал-китаплар уку, әлбәттә, барысы да — авылдагы бетмәс-төкәнмәс авыр эшләр арасында. Колхоз басуларында гаилә гектар-гектар чөгендер, бәрәңге, мәк үстерә. Шәхси хуҗалык та ишле һәм ныклы.
Салават дүрт-биш яшеннән үк радиодан отып алган җырларын җырлап йөри. Рамазан Янбәков һәм хор башкаруындагы “Көтүче җыры”н аеруча яратканын ул бүген дә хәтерли. Беренче сыйныфта чагында ук гармунда уйнарга өйрәнә. Бишенчедә әтисе баян сатып алып бирә. Трактор арбасына төялешеп басуга эшкә йөрүче яшьләр Салават уйнаганга кушылып җырлый. Ул җырлар кичләрен авыл урамнарына күчә. Сигезенчедә чакта, җәйге каникул чорында, яшен арттырып яздырып, пионер лагеренда баянчы булып эшли, башка хуҗалык эшләрен дә алып бара. Әнә шулай 15 яшеннән үз тамагын үзе туйдырырга, әти-әнисе хәстәрлекләренең бер өлешен үз өстенә алырга тырыша. Урта мәктәптән соң Борай район мәдәният йортында баянчы һәм җырчы булып эшкә тотына. Ә анда — элек-электән республикага киң билгеле иҗади коллектив, талантлы кешеләр. Сәнгать институтын тәмам­лаган, Салават драма театрында эшләгән Рәдис Солтановлар, Әнәс Биккининнар... Кемнән үрнәк алырга, кемнән өйрәнергә дип аптырап калырлык түгел.
Армиядә ике ел хезмәт иткәннән соң, сәнгать училищесында Аэлита Чемборисовада укый. Дүртөйле районының Җитемәк авылы кызы Эльмира (медицина хезмәткәре) белән гаилә кора. Баянда, урысча термин белән әйткәндә, “на слух” уйнаучылар сирәк, һәм Салават — шуларның берсе. Шуңа да егетне гастрольгә алып чыгып китәргә җырчылар чират тора, дигәндәй. Сәхнәдә кемнәргә генә уйнамый ул?! Филүс Гәрәев, Фәрит Бикбулатов, Венер Моста­фин... Фән Вә­лиәхмәтов, Ризван Хәким, Идрис Кәлим­уллин бригадаларында эшләп ала. Сәнгать институтында Рәйсә Галимуллинада белем алуын дәвам итә. Укуын ике-өч ел ташлап та тора. Алган белемем җитте, дигәннән түгел, һаман шул тормыш җит­мәүчәнлеге. Балаларны үс­терергә, укытырга кирәк.
Сәнгать институтында халык җырларын башкаручылар бүлеге ачылгач, Салават яңа омтылыш белән анда кереп, 1993 елда тәмамлап чыкты. Филармониянең ул чактагы сәнгать җитәкчесе Иршат Сира­җетдиновтан җырчыга кыскача гына бәя бирүен сораган идем. “Салават — өметле җырчы. Аның бәрхет сыман баритон тавышы безнең өчен тансык. Үзен чын мөселманга хас тыйнак тота. Кайберәүләр кебек сәхнәдән ишарә ясап үзенә кул чаптырмый. Казанда конкурста мин дә булдым, халыкның аның ничек яратканын, жюриның югары бәя биргәнен үзем күрдем. Үз җырларын, үз тамашачыларын табар ул”, — диде сәнгать җитәкчесе. Арытабангы еллар инде аның фаразы, өметләре акланганын күрсәтте.
Салават Әхсәнов үзен таныткан “Кара урман”нан тыш репертуарына тиз арада ук “Тәфтиләү”, “Зиләйлүк”, “Җанкай-җанаш” кебек асыл җыр­ларыбызны алды. Ризван Хәким, Венер Мөхәммәдиев, Ринат Гобәй­дуллинның яңа эстрада җырларын башкарды.
Казаннан лауреат булып кайткан, үзебездә популярлык яулаган чакларда җыр сәнгате, башкару осталыгы турында сөйләшеп утырганда мин баянчы да, җырчы да булуга үзенең мөнәсәбәтен белешкән идем.
— Үзенчәлек өчен, аз җыр­лаганда, чыгыш ясарга аерым баянчы алып бару мөмкин булмаганда ярый да торгандыр, — диде ул. — Ләкин җырчы бөтен күңелен, көчен салып җырларга тиеш. Ә инде муенына бер потлы баян аскан хәлдә җырчы мөмкинлегенең яртысы гына файдаланыла.
— Берәүләр озак еллар буе популяр булып йөри, икенчеләр ишетелеп кенә кала...
— Моңа табигый хәл дип карыйм. Һәркемнең табигый мөмкинлегенә, вокал әзерлегенә бәйле бу. Халык җырларын, классик әсәрләрне башкарганда ниндидер бер ирешелгән биеклектә ныгынып торып була әле. Ә эстрадада (мин күбрәге шул өлкәгә хезмәт итәм) алай мөмкин түгел. Репертуарыңнан, башкару үзен­чәлекләреңнән алып килеш-килбәтеңә, кием-салымыңа кадәр өзлексез камилләштерергә, заманга, тамашачыга яраклаштырырга кирәк. Мин шуңа тырышам...
Салават Әхсәнов 2004-11 елларда БДПУның педагогика институтындагы музыка факультетында вокалдан да укытты. Аннан инде концерт-башкару эшчәнлегеннән бүленмәскә булды.
Җырчы, әгәр ул чынлап та талант иясе һәм сәнгатькә бөтен булмышы белән бирелгән зат икән, җыр текст­ларына гына түгел, сәхнәдән әйтелгән һәр сүзгә тәнкыйть күзлегеннән карарга тиеш. Салават та моның ачык мисалын күрсәтә. Үзгәртеп кору заманы башланып, сәхнәдән юк-барны лыгырдап йөрүчеләр артуына бик үртәнә ул. Үз концертларын алып баручыларга чыгышлар язып бирә башлый. Сәхнәдәшләренең, дус­ларының: “Бәй, син бит ул язган­нарыңны үзең яхшырак та сөйли алыр идең!” — дигән сүзләрен ишеткәч, ул конферансье хезмә­теннән дә баш тарта. Үзе сөйли, уйный, җырлый.
Китапларны балачактан күп укып, шигырьләргә дөрес бәя бирсә дә, иҗатка соң гына керешә — беренче шигырен 50 яшендә яза. Мәхәббәт, туган як, табигать темаларына, шулай ук сатира-юмор әсәрләре. Алар Борай районының “Алга” гәзитендә һәм “Кызыл таң”да, “Өмет”тә басылып тора. Үзенең әйтүе буенча, тукта, мин дә шигырь языйм әле, дип тотынган шөгыль түгел. Барысы да башта әзер килеш туа, үзеннән-үзе язылган кебек. Кайберләре дусларына, хезмәт­тәшләренә дә багышлана. Күренекле җырчы Хәния Фәрхи турындагы шигырьдә, мәсәлән, шундый юллар бар:
Ханнар нәселеннән булмаса да,
Исеме бит аның Хәния.
Авырлыклар килсә,
баш ими һич,
Сәхнәләрдә генә баш ия...
Биш-алты шигыренә үзе көй дә чыгарган, алар концертларда яң­гырый.
Ә язасы темаларга мохтаҗлык кичерми. “Фикер өйдә телевизор, Интернет карап ятканда түгел, ә халык арасында йөргәндә туа, — ди ул үзе. — Авыл кешеләре, аеруча балалар белән сөйләшкәндә фикер килә. Шулай ук туган табигать кочагында. Җәй чираттан көтү көтәргә чыкканда да кәгазь-каләмнән аерылмыйм. Ба­лаларымның киңәшен исәпкә алып, шигырьләремне китап итеп тупладым”.
Җырларың, баян моңнарың күптәннән бирле халкыбыз күңелен тибрәлдергән кебек, шигырьләрең дә үз укучыларына барып җитсен, иҗат юлың озын булсын, Салават дустым!

Фәрит ФАТКУЛЛИН,
“Кызыл таң” гәзитенең әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: