+29 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
22 сентябрь 2022, 08:05

"Моң ул я бар, я юк..."

Гөлназ Асаева белән килешәсезме?

"Моң ул я бар, я юк..."
"Моң ул я бар, я юк..."

- Вокалистлар арасында укыган, кызыл дипломга тәмамлаган кешеләр күп. Әмма моңга килгәндә, кешене моңга берничек тә өйрәтеп булмый. Моң ул я бар, я юк. Моң төрлечә була. Мәсәлән, татар-башкорт моңы үзенчә аерылып тора. Татар җырларында бер төрлерәк мелизмнар куллансак, башкорт халык җырларында ул мелизмнар аерылып тора. Татар һәм башкорт халыкларының мелизмнары төрле.

Төрле буын бар. Апалар-абыйлар моңлы җырлар тыңларга тели. Әмма бөтенесе хәзер Көнчыгыш стиленә охшарга тырыша. Минемчә, без татар-башкорт моңын югалтырга тиеш түгел, бу юнәлештә эшләргә тиеш. Без, җырчылар, халыкны тәрбияләргә тиеш, - дигән ул «Татарстан-24» телеканалына биргән әңгәмәсендә.

- Татар җырчысы нинди булырга тиеш? Кемнәрне үрнәк итеп китерә аласыз?

– Исем китеп Зәйнәп апа Фәрхетдинованы тыңлыйм. Ул бөтен тәне, җаны, булмышы белән башкара, чын халык җырчысы. Чын татар җырчысы Әлфия апа, Хәмдүнә апабыз кебек булырга тиеш, дип уйлыйм. Гомумән, ничек тиеш булганын хәзер әйтеп тә булмый. Татар-башкорт халкына сәхнәдә тыйнаклык җитми. Сәхнәгә теләсә нинди киемнәр киеп чыгалар, теләсә нинди сүзләр сөйлиләр. Бу бер дә дөрес түгел. Безнең халыкка хас әйбер түгел ул.

Фото:  news bashkiria. ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: