+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
22 сентябрь 2022, 10:56

Носки алганда танымаганнар

Ә ул хәзер Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты!

Носки алганда танымаганнар
Носки алганда танымаганнар

Күпләрнең яраткан җырчысы Гүзәл Уразова иҗатына 20 ел тулу уңаеннан зур чаралар оештыра. Социаль челтәрдә иҗат юлының ничек башлануы турындагы язмалары егерме ел элек булган вакыйгалар турында.

«Минем беренче альбом. Кемнәр хәтерли бу җырларны? Альбомны чыгарырга вакыт җиткәч, нишләптер, 13 җыр тупланды. Миңа диск чыгаручы кызлар: «Гүзәл, 13 саны әйбәт түгел бит, бәлки, берәр җыр өстәрсең, яки бер җырны кертми калдырыйк», – диләр... Минем башка яңа җырым да юк иде, булганын да калдырасым килмәде. «Әй, – мин әйтәм, – барысын да чыгарабыз», – дидем. Җомга көнне 13 җырлы альбомым чыкты. Бик уңышлы альбом булды ул минем өчен шул вакытта, белсәгез.

Илдар белән Бардага кайтып барганда Ижау базарына кереп чыккан идек. Анда кая карама, бөтен колонкалардан минем җырлар уйный. Ә мин носки-трусик алып йөрим. Мине берсе дә белми дә, танымый да иде», – дип хатирәләрен яңарткан җырчы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: