-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
23 сентябрь 2022, 09:55

Аның фикер угы биекләргә оча

Тамара Искәндәрия шигъриятенә бер караш.  

Аның фикер угы биекләргә оча
Аның фикер угы биекләргә оча

Шагыйрә Тамара Искәндәриянең 2019 елда дөнья күргән “Рух гөмбәзе” китабын кулга алу белән 1нче бүлеккә баш итеп бирелгән түбәндәге шигъри юллар игътибарны җәлеп итә:

Очты угым, дәверләрне үтеп,
Гарасатын үтеп су-утның.
Кыявык дип аталган авылда туып-үскән авторның лирик герое күз алдыбызга Барсынсылу исемле башкорт амазонкасы образында килеп баса. Китапның арытабангы битләрендә бу күзаллавыбыз раска чыгармы?! Бергәләп ачыклыйк.
“Тимер гасыр” поэмасында “каурый канатлы, салмак һәм төз корыч башаклы” ук (шагыйрәнең үз сүзләре белән әйткәндә) символик гәүдәләнеш ала. Поэмада абыйсы, апасы белән гәп сатучы, “Ағиҙел” журналы битләреннән “Урал батыр” эпосын укып, үсеп килгән лирик геройның башкорт хиссиятен сеңдерүе, эпостагы Урал белән Шүлгән кебек үк яшәү һәм үлем мәсьәләләрен аңларга омтылуы тасвирлана. Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп, дөньяны аңларга тырышу фәлсәфи күзлектән бирелә, сөю моңын иңдерүе өчен рәхмәт тойгылары да җиткерелә. “Зың-зың, чаңк, мөэлдәп” кебек сүзләр тын гына аккан тормышны сынландыра. Чаңкылдаган тавыш малайны тимерлеккә алып килә. Тоягыннан җиргә ут үрләтүче тулпар белән диалог – лирик геройның йөрәгендә “иярле-йөгәнле ат” ятуына ишарә.
Тимерче Барый бабай да гади язмышлылардан түгел. Ул – золым корбаны. Бу эпизод Әхияр Хәкимовның “Өермә” романы эченә кергән “Тимерче” дип аталган хикәяне дә хәтерләтеп куя. Тик “Тимер гасыр”га, “Өермә”дән аермалы рәвештә, аяк-куллары богаулы кешеләрнең сөякләре турында гына түгел, аклармы, кызыллармы тарафыннан чапкаланган корбаннар һәм соңгы төяген шунда тапкан әүлияләр турында да сөйләнелә. Кыявык авылының килеп чыгу тарихына да урын бирелә. Энесенә, сеңлесенә мөрәҗәгать рәвешендә үткәннәргә экскурс ясау, “Бөркеткәй” кушаматлы атын дагалату, вакыйгаларны абыйсының авызыннан сөйләтү поэманың структурасын тагын да кызыклырак итә. Поэмада дага, дуга, дога кебек символлар уңышлы кулланыш тапкан. Лирик геройның әтисе Ишбулды Әюп улы Тимерказык йолдызыдай саллы образ булып саклана. Кавалерист Камалетдиннең солдат хаты, аның колхоз рәисе вазыйфасын башкаруы кебек илдәге күпләр язмышына хас вакыйгаларга да урын бирелә. “Сеялка, молотилка” җыры әдәби реминисценция формасында әсәр тукымасына уңышлы кереп киткән. Башкорт атлы дивизиясенең яу яланын тасвирлаучы бүлектә төрки шигырен бар итешүче аллитерация күренеше очрый:
Атака!!!
Рухың канат киерә!
А-та-ка!!!
Атака.
Нәкиянең 5 бала белән тол калуы, аннары мәрхүмә булуы, Әюпнең иманлы токымы, лирик геройның символик фикер угы “Урал батыр” эпосындагы фикерләргә параллель рәвештә оча. Тимер гасыр – шагыйрә өчен тарихның бер дәвере генә түгел, ул кешелекнең яшәү рәвешен билгеләүче, фаҗигаләргә дә алып килүче фактор. Сынчыл караш белән бала күңеленә багучы Камалетдин бабай тимер гасырның корбаны булмаска чакыра:
Бирешмәгән башкорт
богауларга,
Бирешмәс ул тимер аңнарга.
Бар табигать белән
моңдаш булса,
Ат атланып чыкса таңнарга!
“Тимер” төшенчәсе, тимернең үзе турында лирик герой күп уйлана. Коръәндәге “Тимер” сүрәсенең асылына төшенергә омтыла һәм Аллаһы Тәгалә әмеренең асылын аңлый: төп асылы тимерче булса да, каләм икән ләбаса аның угы! Нәкъ Барый бабай кебек сүзләр “кыздыра”, сүзләр “чүки” бит ул! Корыч каурый белән йөрәкнең сөю сүзен яза.
Безнеңчә, тимер гасыр – кешелек тарихында җуелмас эз калдырган дәвер, Ходай биргән сынауларны лаеклы үтеп, тимер фикер угын изгелеккә юнәлтергә чакыра Тамара Искәндәриянең “Тимер гасыр” поэмасы.
Өч бүлектән торган китапның икенче бүлеге “Сандугачым! Сайра, әйдә, өздер генә! Бу моңга, дим, йөрәк ничек түзәр генә” дигән баш астында бирелгән. 103 биттән торган бүлектә 106 шигырь тупланган. Шигъриятебездә сирәк очраучы 3 юллык строфадан торучы “Тузганак чәчәген атты” шигыреннән үк башлана ул. Бүлектәге шигырьләр борчулы мәсьәләләрне дә, фәлсәфи уйлануларны да, тирән психологик кичерешләрне дә көчле, үткер рәвештә ачып сала.
Бу бүлектә дә чая хатын-кыз образы озатып килә укучыны. “Башкорт шагыйрәсе”ндә шигырьләре байрак җилфердәтүче яугир рухлы” әдибә образы эталон булып сынлана. “Дусларыма”, “Башкорт хатыны”, “Төркилек”, “Җиде кыз” кебек шигырьләрдә гамьле, затлы замандашларыбыз образын күрәбез. “Менә нинди булырга тиеш безнең милләтнең хатын-кызы” дигән сабак бирә Тамара Искәндәрия.
Шагыйрә йорт-җир, гаилә мәшәкатьләренә күмелеп калган, вак-төяк белән көн уздырган кеше түгел. Аның фикер угы биекләргә оча, тирән чоңгыларга да җитә. Фикерләве дә югарырак: Париж урамындагы плакат тотып торган мөселман егете дә, ут чәчрәтеп Фламенко биюче дә аның зирәк күзләренә эләкми калмый. Туган җире Ишембайдагы шиханнар серен ачарга теләү, Раббыдан Йөрәктауны, Куштауны, Торатауны сакларга үтенү мотивларын үз эченә алган шигырьләр бер циклны тәшкил итә, дисәк тә ялгышмабыз.
“Рух гөмбәзе” китабында багышлаулар да зур гына урын алган. Данлыклы җырчыбыз Абдулла Солтановка, хөрмәтле галимебез Рәшит Шәкүргә, халкыбызның авыз-тел иҗатына һәйкәл куеп китүче Әхмәт Сөләймановка, сонетлар остасы Әнисә Таһировага багышлаулар тиешлесен генә әйтеп, гадел бәя бирүе, чамасыз шаштыруга корылмавы белән ихтирамны яулый.
“Кош юлының тузаны” шигырендә ХХ гасырның 20нче еллары башкорт әдәбиятында киң урын алган җиһан шигырьләренең очкыннары ялтлап китә кебек. “Ният”, “Басамын намазга”, “Тәүбә” шигырьләрендә иманлы лирик героиня образы безне артык үгетләүләргә төшми генә үзе артыннан әйди. Вакыт төшенчәсен дә шагыйрә яугир хатын-кыз күзлегеннән аңлый: баксаң, җиһан киңлекләре өчен гомеребез – бары очкан ук. Бу фикеребезне “Барсынсылу белән Алпамша” шигыре дә куәтләп җибәрә:
Тау-тау йөкләрне
салып иңемә,
Менәм, тырмашып, кыя үренә.
Әзер тор, җаным, калма,
дип, каушап.
Мин – Барсынсылу,
Бул – Алпамышам!
Шагыйрәне ирләрчә чая хатын итеп кенә күз алдына китерү дөрес булмас иде. “Камыр баскан хатын”, “Яра салма бала күңеленә”, “Балакаем” кебек шигырьләрдә дөньяның котын саклаучы, баланың күңелен аяучы хатын-кыз буларак та ачыла ул.
Бүлектәге шигырьләр арасында ике юллык, өч юллык строфалар очрый. Фикер угының иңләр аралыкларына карап, автор уңайлы строфалар таба белә. “Шәрек” шигырендә Көнчыгыш шигъриятенә ихтирам тойгысы ярылып ята.
Шушы шигырь белән “Гашыйк фани, ләкин нур чәчә ул үстергән мәхәббәт-чәчәк” дип аталган өченче бүлек туры бәйләнешле. Бүлеккә фарсы теленнән тәрҗемәләр кертелгән. Тамара Искәндәрия Җәләлетдин Руминың “Яшерен мәгънә хакында” поэмасын тәрҗемә иткән. Җәләлетдин Руми иҗаты югары уку йортларында Көнчыгыш әдәбияты курсы чикләрендә өйрәнелә. Мәснәвиләр урысчага тәрҗемәдә укыла иде. Менә, ниһаять, башкорт телендә кинәнеп укырлык тәрҗемә!
Китапның ахырында язучы Фәрзәнә Акбулатованың “Тамара Искәндәрия иҗатына бер караш” дигән мәкаләсе бирелгән. “Рух гөмбәзе” китабына кергән поэма, шигырьләр, символик образлар, чагу детальләр белән баетылып, якты сагыш, рух сафлыгы, тирән хис-тойгылар белән сугарылган. Шагыйрәнең бай эчтәлекле бу китабы – хәзерге башкорт шигъриятенең йөзен билгеләрдәй күренеш. Ул авторның “Железный век”, “Сайланма әсәрләр” китаплары белән бергә республикабызның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителде. Тамара Искәндәрия иҗаты бу югары премиягә лаек дип исәплим.

Гөлнур Качкынова,
БДУның Бөре филиалы доценты, филология фәннәре кандидаты.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: