-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
23 сентябрь 2022, 09:55

Егерме биш еллык балкыш

Нефтекама дәүләт филармониясе чирек гасырлык күркәм юбилеен билгели.

Егерме биш еллык балкыш
Егерме биш еллык балкыш


1998 елда Нефтекама шәһәрендә Башкорт дәүләт филармониясенең филиалын ачу шәһәр өчен генә түгел, республика тормышында да зур урын алып торган вакыйга булды. Филармония тиз арада үзен танытып өлгерде, республиканың төньяк-көнбатышы өчен ул — мәдәният мәккәсенә, ә тамашачы өчен югары зәвыклы тамашалар урынына әйләнде. Төрле милләт халыклары яшәгәнлеген исәпкә алып, биредә татар, башкорт, урыс, мари төркемнәре булдырылды, шулай ук цирк-эстрада төркемнәре, әдәби-музыкаль лекторий, “Тәңгәвер” бию ансамбле ачылды.
Эшчәнлекнең беренче көннәреннән үк филармония артистлары Пермь, Свердловск өлкәләре, Себер, Пермь, Чиләбе, Екатеринбург, Ырынбур, Төмән, Мәскәү якларына гастрольләргә чыгып китте һәм егерме биш ел эш дәвәрендә милләттәшләребез яшәгән төрле төбәкләрдә җылы мөнәсәбәтләр булдырды, аларны һәр төбәктә сагынып һәм яратып көтеп алалар.
Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның атказанган артисты Ривхәт Саттаров җитәкләгән “Тәңгәвер” бию ансамбле исә филармония ачылган тәүге айларда ук бию сәнгате күгендә якты йолдыз булып балкыды һәм елдан-ел яктырак яна. Юнир Ногаманов, Юнир Шәрифуллин, Гөлнара Сәфәрова, Аревик Гугасян, Данил Вавилов, Илнур Муллагалиев, Айгөл Мостафина, Нәдилә һәм Илфат Гыймадиевлар кебек оста биючеләр аның асылын тәшкил итте һәм итә.
Бүген без зур хөрмәт белән филармонияның беренче директоры Әхәт Фәсхетдиновны искә алабыз. Яңа ачылган мәдәният учреждениесенең матди-техник базасын булдыру, кадрлар белән тәэмин итү өчен Әхәт Әхмәт улы зур көч салды. Хезмәттәшләре аны оста оештыручы, яхшы психолог, эшнең барлык нечкәлекләрен аңлаучы иҗат кешесе, талант иясе, дипломат буларак истә калдырды. Кызганычка каршы, Әхәт Әхмәт улы якты дөньядан бик иртә китте.
Арытаба филармонияне Марат Тулыбаев, Флүр Саламатов, Ранис Алтынбаев, Рәис Исмәгыйлов җитәкләде. Аларның һәрберсе нинди дә булса яңалык алып килде, үз эзен калдырды. Шушы еллар эчендә филармониянең матди-техник базасы күпкә яхшырды, артистлар статусын күтәрүгә, аеруча җырчыларга игътибар артты.
2021 елдан Нефтекама филармониясен Башкортстан Республикасының атказанган артисты Ринат Гайсин җитәкли. Аның кул астында филармония үсә, ныгый һәм уңышлар яулый.
Нефтекама дәүләт филармониясе бүген – республиканың иң якты сәнгать учакларының берсе, төбәкнең мәдәни мәккәсе. Талантлы җырчыларның, биючеләрнең чагу чыгышлары белән билгеле. Ул үзенең кабатланмас цирк төркеме булган, яшь буынга эстетик-мәдәни тәрбия бирүгә зур өлеш керткән, егерме биш еллык матур тарихлы мәдәният учагы. Алда аны тагы да матур чыгышлар, тамашалар, гастрольләр, җиңүләр көтсен!

Ринат Гайсин: “Халыкны сәнгать аша тәрбияләргә кирәк”

Кыскача белешмә:
Ринат Рәшит улы Белорет шәһәрендә туган. 2001 елда — Г. Әлмөхәммәтов исемендәге Республика гимназия-интернатын, 2006 елда Башкорт дәүләт университеты Сибай филиалының “Музыка белеме” факультетын тәмамлаган. Сибай концерт-театр берләшмәсенең “Тархан” фольклор-эстрада төркемен җитәкләде. Думбырада уйнау буенча бик күп республика, төбәкара, халыкара бәйгеләр җиңүчесе.

– Ринат Рәшитович, Нефтекамада эшкә башлавыгызга ике ел тулып килә. Шәһәрне ошаткансыздыр дип ышанам. Филармония гөрләп эшли, бик күп үзгә­решләр кертелде. Шулар турында сөйләп үтсәгез иде?
– Әйе, Нефтекама – искиткеч иҗади, мәдәни, яшь шәһәр, ул ачышларга, яңа­лыкларга һәрвакыт әзер. Бире­дә тамашачы да таләпчән, югары мәдәниятне аңлый торганнардан. Шәһәр хакимияте мәдәни тормышны яхшы белә һәм ярдәмгә килә. Шулай булгач, эшләп китү авыр булмады. Өстәвенә, биредә талантлы, эшкә сәләтле коллектив туп­ланган.
– Эшнең нәтиҗәсе еш кына матди-техник базага да бәйле. Бу уңайдан да шактый эшләр башкарылды.
– Әйе, концерт бригадала­рының аппаратураларын яңарттык. Сәхнә костюмнары сатып алдык, чөнки сәхнә ул эстетика, зәвык белән бәйле, ул карашны шатландырырга тиеш. Шулай ук косметик ремонт эшләнде, сәхнә идәннә­рен, бию залын яңарттык. Уңышка ирешәм, дисәң, эшләр өчен шартлар булдырырга кирәк.
Мәдәният министр­лыгы­ның ярдәме белән филармония 45 урынга тәга­енләнгән автобуслы булды. Җитәкчеләребезгә зур рәх­мәт! Хәзер артистларыбыз гастрольләргә уңай­лы “НефАЗ” автобусында йөри. Шулай ук җиңел машина алдык.
– Элек артистлар һәр авылга диярлек гастроль­ләргә йөри, ул заман телен­дә әйтсәк, мәдәниятне массаларга тарата иде. Соңгы елларда барысы да акчага корылды, бәләкәй авылларда концерт куярлык клублар да калмады. Сез, шушы традицияне яңартып, районнарга концерт программалары белән чыктыгыз, хәтта авылларда да концертлар куйдыгыз. Халык моның өчен сезгә бик рәхмәтле.
– Монда “Без булмасак – кем?” дигән принциптан чыгып эш ителә. Без мәдә­ниятне үстерергә, халыкны мәдәни яктан тәрбияләргә, матурлык бүләк итәргә тиеш. Узган елда “Шәҗәрәң­не барла!” дигән программа белән республи­каның төнь­як-көнбатыш район һәм шәһәрләрен йөреп чыктык.
Гастрольләргә килгәндә, гомумән, аның географиясен киңәйтәбез, республикабыздан тыш, Ырынбур, Пермь, Екатеринбург, Мәскәү, Төмән, Татарстан, Курган яклары, Себердә безнең артистларны һәрчак яратып, көтеп алалар. Быел хәтта Белоруссиягә кадәр бардык, анда үткән Милли мәдәният­ләр фестива­лендә катнаштык.
– Ринат Рәшитович, соңгы вакытта филармония эшчәнлегенә бик күп яңа­лыклар кертелде. Оркестр, виртуаль концерт залы турында да әйтеп үтсәгез иде.
– Узган елда виртуаль концерт залы Русия Федерация­сенең “Мәдә­ният” гомумдәүләт проекты чикләрендә ачылды, ул безгә өстәмә мөмкин­лекләр бирә, чараларыбызны тагы да ямьлерәк итәргә булыша. Ә инде оркестрга килгәндә, аны тергезә алуыбызга бик шатбыз. Ун еллык “тәнәфестән” соң Александр Перечнев җитәкчелегендә халык уен кораллары оркестрын тергездек. Үзебезнең баянчыларыбыз, курайчыбыз, гитара, балалайка, кубыз, думбырада уйнау­чылар була торып, бу эшне башкарып чыкмау язык булыр иде. Үзебезнең оркестр булу – ул филармония өчен дә, шәһәр өчен дә олы мәртәбә.
– Әйе, сездә үз эшенең осталары хезмәт сала. Кайсын гына алма, үзе җыр­лый, үзе ниндидер музыка коралында уйный. Соңгы елда коллективыгыз бик күп яшьләр белән тулыланды.
– Әйе, яшьләр коллективка яңа сулыш, энергия алып килә. Бездә чын сәхнә осталары бул­ган тәҗрибәле хезмәткәр­ләр дә бик күп. Шөкер, яшь­ләрне рәхәтләнеп эшкә чакыра алабыз, шәһәр хакимияте торак белән тәэмин итә.
– Бүген филармониягә тагын нинди осталарны чакырыр идегез?
– Биючеләр алырга әзер­без. “Тәң­гәвер”нең составы соңгы елларда ярыйсы гына яңарды, әмма әле биючеләр кирәк.
– Биючеләрне хәзер үзегез тәрбияләргә алындыгыз, дисәк тә хата булмас. Бер­ничә ел филармония каршында эшләп килүче балалар төркеме шәһәрдә үткән һәр чараның бизәгенә әйләнеп бара.
– Әйе, балалар төркеме җитәкче­ләренә, яшь биючелә-ребезнең әти-әниләренә һәм балаларның үзләренә зур рәхмәт, алар – һәр бәйрәмнең бизәге. Балалар төркеме ачылуга мин бик шат, яшьләрне без тәрбияләргә, үстерергә тиеш. Бездә беренче адымнарын ясаган балаларның бию юнәлешен сайлап, һөнәри уку йортларына укырга керүе – безнең өчен иң зур бүләк. Ә инде репертуарга килгәндә, бик күп яңа биюләр салына. Мәсәлән, “Тәңгәвер” быел “Кадриль” биюен салды, узган елларда да репертуар яңар­тылды, шулай ук балалар белән дә бик күп яңа биюләр өйрәнелә.
– Моннан тыш, сездә әле яңа түгәрәкләр дә эшли. Гомумән, үзенең цирк төркеме булган тагын берәр филармония бармы икән республикада? “Чыңгыз һәм Тамерлан” төркеме – шәһәрнең бизәге, дияр идем.
– Әйе, Нурания һәм Шамил Халитовларга рәхмәт, алар, цирк төркемен үстереп, балаларны җәлеп итеп, сәнгатьнең бу төрен безнең филар­мониядә яшәтеп килә. Цирк, клоуннар – ул һәрвакыт бәйрәм, яхшы кәеф, алкышлар. Балаларның күзләре яна, авызларын ачып, сәхнәдәге күренешне күзәтә. Моның өчен цирк төркеменә зур рәхмәт, әлбәттә. Чыннан да, бер горурлыгыбыз ул безнең.
– Яшь тамашачылар турында сүз чыккач, “Пушкин картасы” турында да әйтеп үтик әле. Миңа калса, Хөкүмә­тебез бик вакытлы һәм кирәкле чара уйлап тапты.
– Әйе, без дә моңа бик шат, чөнки яшь буынны тәр­бияләүгә бу – мөһим адым. Баланың күңеленә нәрсә чәчәсең бит! Соңыннан шуны урасың. Сәнгать кешене һәрвакыт яхшылыкка, матурлыкка гына әйди. Без болай да балалар, үсмерләр белән бик күп эшлибез, төрле темаларга тәрбияви чара, лек­цияләребез бик күп. Бу эшкә– яшүсмерләрне сәнгать дөнья­сына җәлеп итүгә без бик җаваплы карыйбыз.
– Ринат Рәшитович, тиз­дән филармония матур юбилеен – 25 яшен билге­ләячәк. Бу бәйрәмгә әзерлек ничек бара? Тамашачыны ниләр көтә?
– Тамашачыны 25нче сезонга багышланган зур, чагу, бай, матур концерт программасы көтә. Шулай ук бу уңайдан филармония турында китап чыгарылачак, ул инде басмага әзер. Бинада капиаль ремонт булыр дип көтелә. Бәйрәмгә әзерлек барышында клиплар төшерү белән дә шөгыль­ләнеп алдык, җәмгысы 9 клип чыгачак. Шулай ук беренче директор Әхәт Фәсхет­диновка, биюләр куючы Ривгать Саттаровка зур хөрмәт белән тактаташ ачачакбыз.
Планнар бик күп, янып, ялкынланып эшлибез, көн саен ниндидер идеяләр туа, аларны тормышка ашырырга тырышабыз. Шәхсән минем тормыш девизым: “Теләгән – әмәлен табар, теләмәгән – сәбәбен табар!” Гомумән, мин, үз тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтә алам: никадәр күбрәк эшлисең, шулкадәр күбрәк өлгерәсең! Шуңа күрә планнар корырга, аларга омтылырга, курыкмаска кирәк.
– Ринат Рәшитович, җитәкче турында берни белмәсәң дә, аның үз колективына карата нинди мөгамә­ләдә булуына карап, бу кеше турында нәтиҗә чыгарып була. Кемдер үзен кайгырта, ә кемдер үзе белән бергә эшләүче кеше­ләрне күтәрә, аларны зурлый. Сез бирегә эшкә кил­гәч, артистлар бер-бер артлы югары исемнәр, ми­нистр­лыкларның Мактау грамоталарын алды. Кеше­нең хезмәтен күрә белү – ул Сезгә дә зур мәртәбә. Бу парадокс: башкаларны ни­кадәр күтәрсәң, үзең тагы да югарырак күтәреләсең, үсәсең.
– Хезмәт кешесен күрә белергә кирәк. Иҗат кешесе иҗаттан башка яши алмый, аның барлык кыенлыкларына түзә, ләззәтен кичерә, халыкка хезмәт итә. Аларга Аллаһы Тәгаләдән сәләт бирелгән, шуңа күрә бу сәләтне җи­тәк­челәр тиешенчә бәяли бе­лергә тиеш. Коллективыңда югары исемнәргә ия булган чын һөнәр ияләре эшләсә, ул бит коллективка да зур мәртәбә.
– Коллективта биш мил­ләт вәкилләре бер гаилә булып, дус яши, бергә иҗат итә, эшли. Бу да филар­мониянең матур традициясе.
– Күпмилләтлелек – ул безнең матур үзенчәлегебез. Телләрнең, традицияләр­нең күплеге – байлыгыбыз, дияр идем. Филармония республи­каның төньяк-көнбатышында мәдәни флагман булып торырга тиеш, дип исәплим һәм шуңа омтылабыз да. Әлбәттә, җитәкче ялгызы гына берни дә эшли алмый, шуңа да мин иҗатта янып яшәүче филармония коллективына зур рәхмәтле. Шулай ук шәһәр хакимиятенә һәм Мәдәният министрлыгына зур рәхмәт. Алга таба да сынатырга исәп юк.

Сәхнәдә — яшьлек!

Нефтекама дәүләт филармониясе яшь кадрлар белән тулыланып тора. Яшьлек ул — “энергия”, “дәрт”, “идея”, “яңа көч” сүзләре белән аваздаш. Филармониягә эшкә килгән яшь егет һәм кызларның да күзләре янып тора, башларында ничәмә төрле план! Ә иң мөһиме — алар искиткеч талантлы! Бүген яшь җырчы, биюче, музыкантларның кайберләре белән таныштырып үтәбез.

Талант иясе

Тамерлан Халитовны башкача атап та булмый: искиткеч оста, киңкырлы талант иясе ул. Бармакларыгызны бөгеп барыгыз: цирк артисты, оста алып баручы, иң күңелле клоун, биюче, җырчы, жонглер, курайчы, баянчы, гитарада, фортепианода оста уйнаучы. Әти-әнисе – “Чыңгыз һәм Тамерлан” цирк студиясен оештыручы Нурания һәм Шамил Халитовлар белән сәхнәдә үсә Тамерлан. Әтисенең кулында беренче тапкыр сәхнәгә чыкканда аңа нибары... дүрт ай була. Тамашачылар башта аны хәтта курчак дип кабул итә. Менә шуннан бирле ул тамашачыга, сәхнәгә, халыкка, сәнгатькә хезмәт итә.
Аның “Тере музыка кичәләре” тулы залларны җыя, онытылып барган тере тавышны, классик музыканы бирелеп тыңлый тамашачы. Тамерлан Халитов алып барган вокал, лизгинка түгәрәкләренә балалар гына түгел, өлкәннәр дә яратып йөри. Республика, төбәкара, Бөтенрусия, халыкара дәрәҗәдә үткән төрле конкурсларда җиңүләр яуларга да өлгерә ул.
– Мин халык театрларга, концертларга күбрәк йөрсен иде, дип телим, ул вакытта беркемнең дә күңелендә начарлыкка урын калмас иде, – дип, фикерләре белән уртаклаша яшь артист.
Без исә Тамерланның үзенә дә озак еллар шулай халыкка шатлык, яхшылык һәм күңел пакьлеге таратучы булып калуын телибез.

“Көлеп яшәргә кирәк!”

Филармония сәхнәсендә барган концертларда беренче чыгышы белән чыккан Газинур Хәлимов тамашачыга иң беренче чиратта күзләргә “бәрелеп торган” сары костюмы һәм ташып торган дәрте, юморы белән истә калгандыр.
– Бәләкәй чактан ук шук идем мин, кеше көлдереп, шаярып тик йөри идем. Кешеләр көлсә, миңа рәхәт! Үзем дә танауны салындырып утырырга яратмыйм, һәр көннән кызык табып, ямь табып яшим, – ди ул, балачагын искә алып.
Сәнгатьле уку остасы Газинур Хәлимовның филармониягә эшкә килүенә әле бер генә ел. Ул Тәтешле районының Кәлтәү авылында туып-үскән. Казан мәдәният институтының театр факультетын тәмамлаганнан соң Салават Фәтхетдиновның җыр театрында эшләгән. Кечкенә чагыннан ук җырлый, бии, сәнгатьле укый, кыскасы – торганы бер сәхнә кешесе!
Сары костюмлы шаян егеткә Сәнгать илендә уңышлар телибез!

“Барыбыз да бергә атлыйбыз!”

– Мин икенче сыйныфта укый идем, авылда ниндидер бәйрәм үтә. Биючеләр кирәк булгандыр инде, клубка җыеп алып, мине биюгә куйдылар, “сәхнә” дигән серле илгә кереп китүем шулай булды, – дип, балачагын елмаеп искә ала бүген филармония сәхнәсендә үткән зур чараларны алып баручы Диана Гыйльфанова.
Кызның бию осталыгы елдан-ел камилләшә, озак еллар сәхнәдә башкорт, татар, урыс биюләрен яратып башкара ул. Аскын район Мәдәният сараенда эшли башлый, төрле кичәләрне, бәйрәмнәрне алып бара.
– Мәктәптә укыганда укытучылар төрле бәйгеләргә йөртте, шулай итеп сәнгатьле уку да миңа бик якын булып китте. “Сәхнә чире” бездә әтидәндер инде, ул озак еллар мәдәният өлкәсендә эшли, ике яктан да дәү әтиләрем гармунда өздереп уйный иде. Әле менә энем дә, әтиемнең эшен дәвам итеп, Стәрлетамак мәдәният колледжында укый. Барыбыз да бер юлдан барабыз – Сәнгать юлыннан, – ди Диана Илсур кызы.
Филармониягә эшкә килүенә әле бер генә ел. “Биредә коллектив та, эшем дә бик ошый, директорыбыз сәләтле, креатив. Гомумән, шундый җылы, сәләтле коллективка килеп керүемә мин бик шат, – ди яшь белгеч.

“Тауларга кушылып уйнадым!”

Айваз тау-ташлы Белорет районыннан. Шуңа да аның кураенда табигатьнең йөз тавышы бар: таулар җыры да, җилләр сызгыруы да, бөркетләрнең канат кагышы да, тау чишмәсенең челтерәве дә.
Мәктәптә курай түгәрәгендә шө­гыльләнә башлаган егет күңелендә яшәгән моң курайга ияреп ташып чыга, сәхнәдән башкорт халык җырлары булып агыла.
Учалы сәнгать колледжын тәмамлап, Айваз Нефтекама филармониясендә хезмәт юлын башлый, читтән торып сәнгать институтында укый.
Курай моңы белән күңелләрне иркәләүче яшь белгечкә озын-озак еллар сәхнәләрдә тамашачыларны шатландырып яшәвен телибез.

Балалайка – кулында, татар җыры – җанында

Ильяс Гәрәев – Нефтекамада гына түгел, туган ягы Татарстанда, бөтен Русиядә киң билгеле балалайка остасы. Кечкенәдән кулына шушы уен коралын алган малай, үзе үскән саен талантын да үстереп, камилләштереп, чын виртуоз булып өлгерә. Әле үсмер чагында ук ул зур сәхнәләрдә Дмитрий Хворостовский, Динә Гарипова белән чыгыш ясый. Бик күп республика, Бөтенрусия, халыкара конкурсларда җиңә. Әмма Ильяс беркайчан да йолдыз чире белән авырмый, ул гади, аралашучан, ачык йөзле, киң күңелле.
Бүген ул филармониядә аккомпаниатор-концертмейстер булып эшли, музыкаль кичәләр үткәрә. Аның репертуарындагы урыс, татар, Латин Америкасы, Көнчыгыш музыкасын тамашачы яратып тыңлый.
Виртуоз балалайкачыга уңышлар телибез!

Яңгырасын мари моңнары!

“Җырның милләте юк” диюләре дөрестер инде. Наталия Глазырина сәхнәдән мари җырларын башкарганда, бу телдә бер сүз дә белмәсәң дә, җырны күңелең белән тоеп, аңлап, ләззәтләнеп утырасың. Чөнки аның җырларында каен шавы, умырзая көче, тулган башаклар шаулавы, кар шыгырдавы – безне урат­кан табигатьнең барлык матурлыгы, дөньяның җаны сыйган кебек.
Күрше Мари Эл республикасында туып-үскән кыз кечкенәдән җырлап, халыкның моңын үзенә сеңдереп үсә. Мари мәдәният һәм сәнгать колледжын тәмамлап, Мари дәүләт университетына укырга керә.
Бүген ул филармония сәхнәсендә җырлый һәм халыкны матур, тирән эчтәлекле мари җырлары белән сөендерә. Наталиянең репертуарында, шулай ук, казак, урыс җырлары да бар. Халык җырларын аеруча яратып башкара ул, чөнки авылда үскән кыз аны тумыштан аңына, канына сеңдергән.
Яшь җырчыга уңышлар телибез, туган халкыңның милли мирасын саклаганың өчен рәхмәт сиңа!

Сәхифәне Гөлнара Гыйлемханова әзерләде.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: