+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
23 сентябрь 2022, 15:26

Күңеле мәңге яшь булганга, гомере дә матур җыр кебек…

Туймазы районында яшәп иҗат итүче, иҗат җимешләрен "Кызыл таң" канаты астында чыгып килүче "Кызыл таң" гәзитендә, "Тулпар" яшьләр һәм "Әллүки" балалар журналларында бастыручы шагыйрә, композитор Наҗия Гәрәеваның 70 яшьлек юбилеен райондашлары Туймазы татар дәүләт драма театрында зурлап үткәрде.

Күңеле мәңге яшь булганга, гомере дә матур җыр кебек…
Күңеле мәңге яшь булганга, гомере дә матур җыр кебек…

Наҗия Зәмбин кызы һөнәргә тәүге адымнарын Бөре шәһәрендә ясаса да, күңелендә иң матур хатирәләр булып уелып калган балачагы, үсмер вакытлары Туймазы районының Кандра-Котый авылында үткәнгә, ул аны туган авылы дип саный. Нәкъ менә шушы ямьле Кандракүл буенда урнашкан авылдан әдибә үзенең иҗатына  бетмәс-төкәнмәс илһам ала. Әти-әнисе – Фәния Әһәдулла кызы һәм Зәмбин Әюп улы – Кандра-Котый авылының абруйлы кешеләре, аларның мәртәбәле укучылары бөтен илгә таралган. Кызларының иҗат тормышына йогынтысы зур була аларның. Искиткеч бай табигатьле Кандра-Котый авылының сигезьеллык, Кандра авылының 1нче санлы урта мәктәпләрен уңышлы тәмамлап, кыю карашлы, сөйкемле, чая кыз гаилә династиясен дәвам итә. Бөре педагогия институтының урыс теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә. Институтта укыган елларда мәдәни сектор эшенә җаваплы була, сәхнәдә ялгыз һәм ансамбль белән җырлар башкара, хор оештыра,  Марис Нәзиров җитәкчелек иткән “Яшьлек” әдәби оешмасы эшендә катнаша, шигырьләр иҗат итә.

Мәктәп елларыннан ук дус булып йөргән Наҗия Гәрәева белән  Илгиз Низамов 1972 елда чәчләрен чәчкә бәйли. Институтны тәмамлаганда инде, яшь гаиләнең бәхетен тагын да арттырып, тәүге уллары дөньяга аваз сала. Наҗия апаның тормыш иптәше хәрби кеше булганлыктан, илебезнең төрле төбәкләрендә яшәргә туры килә аларга: Казахстанда, Камчаткада, Приморье краенда, Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә... Кайда гына яшәмәсеннәр, Наҗия апа үз һөнәренә тугры булып кала, ә тату гаиләдә тагын ике ир бала туа.  

2001 елда әдибәнең гаиләсе туган Башкортстан җиренә кайтып,  Яңавыл шәһәрендә яши башлый. Наҗия апа үз һөнәре буенча эшен дәвам итә, шигырьләр, поэмалар, җырлар яза. Алар “Бельские просторы” журналында басылып чыга. Монда ул Кәүсәрия Шәфыйкова, Фәрит Суфияров, Рәфис Мөхәммәтдинов, Наил Шәймәрданов кебек талантлы шәхесләр белән якыннан танышу бәхетенә ирешә. “Замандаш” төбәк әдәби берләшмәсенең әгъзасы була.

2007 елда ул “Русиянең иң яхшы укытучысы” исемен яулап, Президент грантына ия була. Бу чорда Яңавыл гимназиясенә Равил Бикбаев, Риф Тойгынов, Марат Кәримов, Рәшит Низамов кебек әдипләр килә. Наҗия Гәрәеваның әдәби тәрҗемәләре белән танышкан Равил Бикбаев аңа Язучылар берлеге белән элемтәгә керергә тәкъдим итә. Ул Равил Бикбаевның  “Йөз дә бер хәдис” дигән китабына кергән әсәрләрен урыс теленә тәрҗемә итә.

2012 елда Наҗия ханым тормыш иптәше белән туган якларына, Туймазы районы Кандра-Котый авылына кайтып урнаша. Аларның төп терәге, таянычы булган  өч улы да тормышта үз урынын тапкан. Бүгенге көндә һәммәсе үз гаиләсе белән Мәскәү, Санкт-Петербург, Нефтекама шәһәрләрендә соклангыч гомер кичерә һәм кадерле әти-әниләрен сөендереп, аларга 10  онык бүләк иткәннәр. Ә менә быел җәй балалары һәм туганнары кайтып, Наҗия апа белән Илгиз абыйның алтын туйларын гөрләтеп үткәрде. Гомер көзен каршылаганда моннан да зуррак шатлык бармы икән!?

Наҗия Зәмбин кызы Равил Бикбаевның бер хәдисендә әйтелгән: ”Үз эшең өчен көчеңне кызганма” дигән әйтемгә тугры булып яши. Үзнәшер юлы белән әнисенә багышланган автобиографик повесть, урыс телендә берничә һәм татар телендә «Хисләрем, фикерләрем», “Кадерле кешеләр, кадерле мизгелләр...» дип аталган шигырь җыентыклары, әнисенең әсәрләре тупланган “Ана йөрәге” дигән җыентык чыгарды. Гәрәеваның иҗат җимешләре белән район һәм  республика гәзитләрендә танышырга мөмкин.

2014 елдан ул “Алтын башак” әдәби берләшмәсе әгъзасы, җитәкчесе дә булып торды. Район каләм тибрәтүчеләренең иҗат җимешләре кергән “Бәллүр чишмә” дигән җыентыкның төзүчесе дә ул. Ә берләшмәнең оештырылуына 85 ел тулу уңаеннан татар телендә – «Илһам канатларында» һәм урыс телендә «На крыльях музы» дигән җыентыклар дөнья күрде. Ике җыентыкта да Наҗия ханымның әсәрләренә зур урын бирелгән.

Туймазы районының мәдәни тормышына үзенең саллы өлешен  кертә Гәрәева. Үзешчән җыр коллективлары “Умырзая”, “Хәзинә” “Рябинушка” составында җырлый, бу ансамбльләр өчен җырлар иҗат итә. Күптөрле конкурсларда актив катнаша һәм җиңүләр яулый. Аның тудырган җырлары белән Кандра егетләре һәм кызлары "Сулпылар” җыр-моң конкурсында катнашып, призлы урыннар яулады. Нажия Зәмбин кызы, автор һәм башкаручы буларак, «Ах, эти белые цветы!» җыры белән «Песни, опаленные войной» конкурсында беренче урын яулады. Берничә ел элек Казан шәһәрендә үткән һәвәскәр композиторлар конкурсында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның “Җир йокысы” шигыренә язылган җыры беренче урынны алган иде. Ул җырны чарада Кандра музыка мәктәбе укытучысы Алия Закирова башкарды.

“Алтын башак” әгъзалары сүзләренә дә җырлар иҗат итә Наҗия Гәрәева. “Сандугачлар бакчамда” җырының сүзләрен Мөсәвир Камалетдинов,  «Сөям сине һаман»ны Лилия Кашапова (Светлана  Килиярова җырлады), үз мәктәпләренең гимны сүзләрен Хакимҗан Хәбибуллин (мәктәп хоры башкаруында тыңладык) иҗат иткән. Башкортстанның халык артисты Наил Шәймәрдановның Наҗия Гәрәева сүзләренә язылган “Дуслар” җырын Нурислам Закиров башкарды. Ут күрше, Шаран районы каләм тибрәтүчесе Фирдәт Вәлиев сүзләренә язган “Кадерен бел бүгенгенең” җырын “Сулпылар” конкурсында җиңгән Марат Әхмәтҗанов башкарды. Авторның сүзләрен дә, көен дә үзе язган “Наш любимый посёлок Кандры” җырын – урыс халык ансамбле “Рябинушка” (җитәкчесе – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Людмила Войт), “Песня о России”ны – Алия Закирова белән Гүзәл Петрова, “Туймазы җыры”н – Айдар Хәсәншин, “Обними” җырын Л. Войт ишеттерде.  Башкорт халык җыр ансамбле “Дустар” башкаруында “Башкортостан – тыуган ерем“ (җитәкчесе Зәлия Нәгыймова, аккомпониатор Булат Махиянов), “Хәзинә” ветераннар вокаль ансамбле  (җитәкчесе Зимфира Әхмәдиева) башкаруында Наҗия апаның яңа иҗат иткән “Яшик әле дөньяларда” җырлары чарага аерым бер бизәк өстәде.

Кичәгә башкалабыз Уфадан да мәртәбәле кунаклар килгән иде: язучы-сатирик, шагыйрь, публицист, Башкортстанның халык язучысы  Марсель Сәлимов, шагыйрә, тележурналист, Башкортстанның атказанган матбугат хезмәткәре Халисә Мөхәммәдиева, “Кызыл таң” гәзите баш мөхәррире урынбасары Резеда Нуртдинова. Алар бөтен республиканың әдәбияты, мәдәнияты һәрбер районның шигырь, җыр язучылары иҗатыннан торганын ассызыклады, Наҗия Зәмбин кызына яңа үрләр яулавын теләде.

Матур чарага шулай ук район хакимияте вәкилләре, иҗтимагый оешма җитәкчеләре чакырылган иде. Алар да үзләренең мәдәният өлкәсенә караган уй-фикерләрен белдерде, Наҗия Гәрәеваның бу өлкәдәге тоткан урынын билгеләде. Мондый бәйрәм район мәдәнияте өчен онытылмаслык, кирәкле чара. Аны Туймазы Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Шәйдуллина җитәкчелегендәге биләмәара үзәк китапханә хезмәткәрләре оештырды.

Наҗия Зәмбин кызы Гәрәеваның 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә бер тында үтеп китте. Еллар маңгаена буразна салса да, күңеле һәрчак яшь калган искиткеч гүзәл ханымның киләчәктә тагын да матуррак шигырь һәм җырлары һичшиксез  язылыр әле!

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА, “Алтын башак” әдәби берләшмәсенең татар бүлеге җитәкчесе.

Туймазы районы.

 

Әнәс Арсланов фотосы.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: