-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
23 сентябрь 2022, 08:55

Салават: "Илдар кияүгә чыгып кына харап булды..."

Илдар Хәкимов Салават Фәтхетдиновка "достойно" җавап биргән.

Салават: "Илдар кияүгә чыгып кына харап булды..."
Салават: "Илдар кияүгә чыгып кына харап булды..."
Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә багышланган матбугат конференциясендә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Илдар Хәкимов турында болай дигән:

“Илдар Хәкимовны начар җырчы дип әйтмәс идем. Филүс кебек үк шәп җырчы. Кияүгә чыгып кына харап булды. Ул – минем студент, мин аны үзем эзләп таптым. Дөресрәге, Альфред табып: “Тыңлап кара әле, Салават Зәкиевич”, - дип алып килде. Дөрес, матур, моңлы җырлый. Ләкин нишлисең инде. Гаиләдә бит хуҗа бер генә була. Кызганам, дияргә ярамый, ләкин “обидно, слушай”. Ул Илдар Хәкимовны Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә менә дигән кандидат диде.

Илдар Хәкимов – Татарстанның атказанган артисты, Илһам Шакиров исемендәге Халыкара җыр бәйгесе лауреаты. Илдар Салават Зәкиевичның фикеренә җавап язган:

“Салават абый мине югалткан... Абый, абый! Салават абый, диләр, шунысы күңелсез... дигән җыр искә төшә монда невольно. Әйе, Салават абый, Гүзәл белән сезнең 10 концертта җырладык бит инде ул сезонда. Шунда таныштык, сезнең “Яратып кал җирдә, соңлама” дигән җыр астында сәхнәдә бергә басып тордык. Ачуланма инде, Салават абый. Синдә бер ай җырлап йөргәннән соң, Рәсәй буйлап үзебезнең концертлар белән йөри башладык.

Аннары сез мине эзләмәдегез дә, тапмадыгыз да. Уфада мин сезнең концертка килгән идем. Якташым Альфред абый сезнең белән таныштырды. Сезнең фикерегезне укыдым да, мин әйтәм надо же, лично Салават Закиевич минем язмышым белән борчулы. Абый, Аллаһка шөкер, әкрен генә без, балалар үсеп килә. 20нче юбилей сезонына әзерләнәбез. Сезне дә, хөрмәт итеп, Кремль концертына зур кунак буларак чакырган идек. Ә сез... Менә мин шәхсән нишләптер сезнең иҗатыгыз өчен борчылмыйм. Ләйсән апа белән җенси мөнәсәбәтегез дә кызыксындырмый. Кем кияүгә чыккан, кем өйләнгән, вообще барыбер. Минем анда эшем юк”, - ди Илдар Хәкимов.
 
Язылучылары Илдарның җавабын ошаткан, мактап та җибәргәннәр.

Гүзәл Уразова исә: “Салават Зәкиевич... Нәрсә булды сезгә бүген?” – дип кенә яза алган...

фото: "Шәһри Казан"


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: