+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
24 сентябрь 2022, 14:00

Фирдүс Тямаевның концерты өзелгән

Тагын Башкортстанда.

Фирдүс Тямаевның концерты өзелгән
Фирдүс Тямаевның концерты өзелгән
Җырчы Фирдүс Тямаевның Благовещен шәһәрендәге концертында көтелмәгән хәл булган. Бу хакта социаль челтәрләр: «Артистның өстенә аздан гына янгын хәвефсезлеге өчен урнаштырылган металл конструкция төшми калган. Фирдүс Тямаев концертын өзәргә мәҗбүр булган», – дип яза.
Әлеге хәл турында Фирдүс үзе "Интертат"ка менә ниләр сөйләгән:

«Концерт куйганда, безнең төтеннәр көчлерәк булды, ахры. Янгынга каршы сигнализация эшләп китте, һәм, сәхнә яна калса, халыкка төтен чыкмасын өчен куелган металл конструкция әкрен генә аска төшә башлады. Мин аны, артта булгач, башта күрмәдем дә. Тамашачы да махсус спецэффект дип кенә уйлаган. Ул төшкәндә троссыннан өзелгән. Мәдәният йортларының күбесендә була ул конструкция. Шулай «срабатывать» иткән очракта, ул «стенаны», кнопкага басып, кире менгерәләр. Троссы өзелгәнгә, монысы тыңламады. Нәтиҗәдә, сәхнә икегә бүленде.

Мин концертны өзәргә мәҗбүр булдым, халыкка акчаларын кире өләштек. «Куеп бетерегез», – дип бик сораганнар иде, ләкин: «Без тиешенчә, җиренә җиткереп чыгыш ясыйбыз», – дип, октябрь яки ноябрь аенда яңадан килергә вәгъдә бирдем. Алай сәхнәнең алдагы өлешендә генә җырлап кайтып китү матур булмый иде. Минем бит музыкантларым, биючеләрем бар, сәхнәне бизи торган утлар, экран – барысы да сәхнә артында урнашкан. Шулай итеп, бер сәгать бушка концерт куеп, матур итеп фотоларга төштек тә кайтып киттек.
Бу – бары тик техник сәбәпләр аркасында килеп чыккан хәл иде. Быел Башкортстан белән аралар әйбәт, Аллаһка шөкер. Бөтен шәһәрләрдә дә көтәләр, матур итеп каршы алалар», – дигән ул.

фото: Абдул Фархан

 



Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: