+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
24 сентябрь 2022, 08:15

"Үлеп яратам..."

"Тормышта мин - Хәкимова", - дип язган Гүзәл Уразова.

"Үлеп яратам..."
"Үлеп яратам..."
Салават Фәтхетдинов Илһам Шакиров исемендәге премиягә багышланган матбугат очрашуында җырчы Илдар Хәкимов турында үз фикерен белдергән иде. «Мин Илдарны начар җырчы дип әйтмәс идем. «Кияүгә чыгып» кына харап булды», – диде ул.

Илдар Хәкимов Салават Фәтхетдиновка шактый усал итеп җавап кайтырды. «Ләйсән апа белән җенси мөнәсәбәтегез дә кызыксындырмый», дип язды ул «Салават абый»га.

Әлеге хәлләрдән соң, Гүзәл Уразова иренә болай язган:

«Җаным, рәхмәт сиңа булганыңа. Син булмасаң, мин дә булмас идем. Балалар да булмас иде. Сәхнәдә мин Уразова булсам да, тормышта тулысынча Хәкимова. Син - безнең ныклы терәгебез. Мин сине үлеп яратам», – дигән ул социаль челтәрдәге сторисларында.

фото:  sahne.ru  

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: