+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
25 сентябрь 2022, 16:45

“Мин тормышка гашыйк!"

Кырмыскалы районы Мәдәният сараенда күренекле якташыбыз – шагыйрә, язучы, Башкортстанның һәм Русияның Язучылар берлекләре әгъзасы, Мөхәммәтсәлим Өметбаев исемендәге премия лауреаты Дилә Булгакованың иҗат кичәсе узды. Талант иясенең 85 яшьлек юбилеена багышланды ул.

“Мин тормышка гашыйк!"
“Мин тормышка гашыйк!"

Әйе, Дилә апага карап, аңа һич кенә дә бу яшьне бирмәссең. Сөбханалла, сәхнәдә ничек итеп очып кына йөри! Күңелен шатлык били: әнә бит зал тутырып күпме якташлары, каләмдәш дуслары, туганнары, гомумән, аның иҗатына гашыйк шигърият, җыр сөюче тамашачылар җыелды!

Уфа шәһәрендә яшәсә дә, үзенең кече туган ягыннан аерылмый Дилә Хәмзә кызы. Хыял канатларында оясыннан талпынып очып китүенә дистә-дистә еллар үтсә дә, ата-бабалары гомер иткән җирнең саф чишмәләре, җиләк-җимешле ялан-урманнары, бигрәк тә киң күңелле, уңган, көчле рухлы якташлары һәрчак шагыйрәнең йөрәгендә. Шуңа аның иҗатының күп өлеше авыл тормышына, аның гореф-гадәтләренә, матур йолаларына, тарихи вакыйгаларына, күркәм табигатенә, гади һәм эшсөяр кешеләренә багышланган.

Туган ягына мәдхия җырлау – төп темаларының берсе дисәк, бигрәк дөрес булыр. Якташлары да бик рәхмәтле аңа. Менә әлеге чарада да Дилә Хәмзә кызы тагын бер яңа статуска ия булды – Кырмыскалы районы Советы карары белән ул районыбызның шәрәфле шәхесе дип танылды. Район хакимиятенең эшләр идарәчесе Фәргать Котлыбаев, әлеге таныклыкны тапшырып, әдибәгә иң изге теләкләрен дә җиткерде.

Дилә Булгакованы юбилее белән котларга бик күп кунаклар килде. Башкортстанның Язучылар берлеге рәисе урынбасары Нурлан Ганиев бик күп кайнар сәламнәр җиткерде. Шуларның берсе республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйковадан иде.

Авылдашы – Русия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, районыбызның шәрәфле шәхесе Рафаил Нурмөхәммәтов, кырмыскалылыларның Уфа шәһәрендәге “Якташлар” берлеге рәисе Фәнил Кодакаевның тәбрикләү сүзләре җылы хатирәләр белән дә үрелде. Бүләкәй авылы имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Ишмаков та әлеге чарадан читтә калмады. Бу аңлашыла да: төрле өлкәләрдә эшләп, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган Дилә апа соңгы елларда тормышын да, иҗат юлын да дин белән үреп алып бара.

Дилә Булгакова республикабызның матбугат басмалары белән дә ныклы хезмәттәшлек итә. “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләрендә якташыбызның шигырьләре һәм чәчмә әсәрләре даими басылып тора. Шул ук вакытта алар кабатланмый: һәр басма өчен Дилә апа аерым күчтәнәч алып килә.

Республиканың “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы әгъзалары бу чарага шатланып һәм канатланып килде. Оешманың актив әгъзасына изге теләкләрен алар җыр-моңга төреп бүләк итте. Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Динә Морзакаева, якташыбызның иҗат юлына байкау ясап, бүгенге көндә дә аның яшьләрдән узып иҗат итүен билгеләде.

Дилә Булгакованы композитор Роза Якупова белән иҗади хезмәттәшлек кенә түгел, дуслык җепләре дә бәйли. Бу чарада Роза апа иҗатташ дустын юбилее белән котлап, аның шигыренә үзе язган җырны башкарды.

Иҗат кичәсендә кунакларның чыгышлары, тәбрикләү сүзләре республикабызның танылган җырчылары: опера һәм балет театры солисты, Кырмыскалы районының шәрәфле шәхесе Җәмил Әбделманов, Илнур Вәлитов, Гүзәл Габидуллина, район Мәдәният сарае артистларының моңлы җырлары “Йолдыз”, “Далан” бию коллективларының дәртле биюләре белән үрелеп барды. Шунысын да әйтергә кирәк: кичәдә яңгыраган барлык җырлар да Дилә Булгакова сүзләренә язылган.

Әлбәттә инде, үзенең иҗат бәйрәмендә Дилә апа яңа һәм күпләр яратып кабул иткән шигырьләрен укып ишеттерде. Һәм шушындый матур кичә оештырулары өчен якташларына бик зур рәхмәтләрен җиткерде.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: