-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
26 сентябрь 2022, 14:37

Халык хәтеренә, сөюенә һәйкәл

Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиягә тәкъдим ителде

Халык хәтеренә, сөюенә һәйкәл
Халык хәтеренә, сөюенә һәйкәл

“Бу китапны әзерләп, төзеп чыгарырга күпме вакытың китте?” – дип сорадым журналист Зөһрә Исламовадан “Муса Гәрәев. Биеклектән –бөеклеккә” дигән җыентыгын миңа бүләк иткәч. “Бер ел”, – дип җавап бирде ул. Шушы вакыт эчендә үзе күпме мәкаләләр язар, әңгәмәләр эшләр иде, дип уйлап куйдым. Хәер, ул эшләде дә, язды да. Ә авылдашы ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев хакында истәлекләр, гәзит-журналларда материалларны туплап чыгару аның, төп эшеннән тыш, күңел таләбе буенча башкарылган хезмәте.
1945 елдан алып матбугат битләрендә басылган мәкаләләрне табып, яңадан компьютерда җыеп, төрле бүлекләргә туплап әзерләү – бик зур түземлек, җыйнаклык, эшеңне мөкиббән китеп ярату таләп итә торган хезмәт. 77 ел дәвамында Муса Гәрәев турында кайда, нәрсә басылган – шуларның барысын да җыярга тырышкан автор. Бу эшне башкарып чыгуга ярдәм иткән якташларына да бик рәхмәтле Зөһрә Исламова. Авылдашы Фәвил Гыйльданов, Бишкурай авылы китапханәчесе Рәфилә Гыйлемханова, Югары Яркәй китапханәсеннән Клара Хәлиуллина аңа вакытлы матбугатта басылган мәкаләләрне туплап барган папкаларын тапшыра. Моннан тыш, журналист Башкортстанның Дәүләт китап палатасына, Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Республика милли китапханәсенә барып кирәкле мәгълүматлар туплый. Җыелган материаллар бер системага салынып, төрле бүлекләргә туплана. Йөздән артык мәкаләнең иң мөһимнәре сайланып китапка керә. Аеруча укучылар өчен Муса Гәрәевның үзеннән төрле елларда алынган интервьюлар, хатыны Галина Александровна, улы Евгений белән әңгәмәләр дә зур кызыксыну уята. Муса Гәрәевка багышлап иҗат ителгән шигырьләр, җырлар аерым бүлектә бирелә. 1945 елдан алып, әлеге көнгә кадәр басылган мәкаләләр “Язмышында – ил язмышы” бүлегенә җыелган.
М. Гәрәев музееннан, Гәрәевларның гаилә архивыннан, интернет-ресурслардан алынган фотосурәтләр дә аерым бер бүлектә бирелә. Шулай ук автор геройның үз китаплары һәм аның хакындагы басма чыганакларның кыскача исемлеген биргән.
Илешлеләр үзләренең шәхесләрен кадерли һәм бәһалый белә. Муса Гәрәевның 90 еллыгына багышлап та “Помним и гордимся” дигән җыентык чыгара. Анда да геройның туганнары, якташларының, авылдашларының истәлекләре туплана.
Инде килеп Муса Гәрәевның йөз еллыгына да “Муса Гәрәев. Биеклектән – бөеклеккә” дигән җыентыкның басылып чыгуы якташларына карата булган олы ихтирам билгесе.
Мин Зөһрә Исламованың бу китапны чыгару өчен иганәчеләр эзләвенә дә шаһитмын. Егерме дүрт эшкуар матди ярдәм күрсәткән. Аларның күбесе илешлеләр. Автор иганәчеләрнең барысының да исемнәрен атап, рәхмәт белдергән. Рәхмәт әйтерлек тә шул: китап катыргы тышлы, яхшы итеп төпләнгән, сыйфатлы кәгазьдә басылган, күркәм булган.
“Кызыл таң” гәзите журналисты Зөһрә Исламова авторлыгындагы “Муса Гәрәев. Биеклектән – бөеклеккә” дигән китап – герой хакында укучылар хәтерен туплаган бик зур хезмәт. Ул – халык хәтеренә, сөюенә һәйкәл.
Алда әйткәнемчә, әлеге китапны чыгарудан тыш, Зөһрә Исламова үзе хезмәт куйган гәзиттә дә ватанпәрвәрлек темасын киң яктырта. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның тууына 100 ел тулу уңаеннан игълан ителгән “Муса Гәрәевка – 100 ел” дигән рубриканы хезмәттәшләре аңа ышанып тапшырды. Әлеге рубрикада ул Геройның тормыш юлы, якташлары, танышлары, дусларының хатирәләрен биреп барды. Муса Гәрәев белән бергә эшләгән, таныш булган кешеләрне эзләп табып, кызыклы мәкаләләр, әңгәмәләр ясады. Республикада Геройның юбилеена багышлап узган чараларны да ул яктыртып барды, үзе дә актив катнашты. Мәктәп укучылары, югары уку йорты студентлары белән очрашуларда катнашты. Радио, телевидениедә шушы темага багышланган тапшыруларга чакырылды.
Әлеге мәлдә, илебез зур хәвеф астында торганда, яшьләрдә ватанпәрвәрлек тойгысы тәрбияләү кирәк, моның йогынтысы, әһәмияте бик зур. Яшьләрне батырлар мисалында тәрбияләргә тиешбез.
Зөһрә Исламова тарихта калырлык, Геройга рухи һәйкәл булырлык хезмәт башкарып чыккан. Аның бу фидакарьлеге лаеклы бәһаланырга тиеш.
Зөһрә КОТЛЫГИЛДИНА,
Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: