+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
28 сентябрь 2022, 15:00

Гали Чокрыйның тууына 200 ел

XIX гасыр әдибе, шагыйре Гали Чокрыйның тулы исеме - Мөхәммәтгали Габдессалих улы Киеков.

Гали Чокрыйның тууына 200 ел
Гали Чокрыйның тууына 200 ел


Әдәби тәхәллүсе - Гали Чокрый. Ул - башкорт-татар мәдәниятләре өчен шактый күп эш эшләгән һәм әдәбиятлар үсешенә үзеннән зур өлеш керткән шагыйрь, үз чорының рухание, XIX гасырның күренекле мәгърифәтчесе.
Гали Чокрый үз чоры өчен иң күп язган шагыйрьләрнең, әдипләрнең берседер. Үзе исән вакытта гына да 7 китабы басылып чыга. XIX гасыр өчен бу шактый зур сан. Шулай ук аерым бер шигъри әсәрләре шул чорда чыккан төрле җыентыкларда да нәшер ителгән. Ә инде кулъязма хәлендә кала килгән мирасы басылганнарына караганда да күбрәк. Алар бүген Уфа, Казан, Санкт-Петербург архивларында саклана.
Гали Чокрыйның тууына 200 ел тулу уңаеннан юбилей чаралары 2021 елның 8 гыйнварында Тәтешле районында старт алды. Югары Тәтешле авылының яңа микрорайонындагы бер урамга мәгърифәтче исеме бирелде. Бу урамда мемориаль такта ачылды.
Юбилей оештыру комитетын Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Азат Бадранов җитәкли.

Фото: millattashlar.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: