+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
30 сентябрь 2022, 07:55

"Чакырсалар, мин дә барам..."

Данир Сабиров күңел түренә җыелган фикерләре белән уртаклашкан.

"Чакырсалар, мин дә барам..."
"Чакырсалар, мин дә барам..."
«Социаль челтәрләрдә артистларга начар сүзләр язган кешеләрне аңламыйм мин. Без бит үз эшебезне башкарабыз. Әйе, мин дә ир-егет, язган икән, повестка килә икән, мин дә барам. Без дә шундый ук кешеләр. Без дә эшебезне законлы рәвештә эшлибез, салымын түлибез. Минем төркемемдә – унике кеше. Аларны ашатырга, эш белән тәэмин итеп торырга кирәк. Башта коронавирус булып, күпме туктап тордык. Хәзер монысы килеп чыкты.

Юкка гына җырламаган икән әби-бабайлар: «Аерым кайгы кайгы түгел, илгә кайгы килмәсен», – дип. Чит илләргә качкан танышларым да бар. Миңа калса, гомеремне саклап калам дип, каядыр качып китү – проблемадан чыгу юлы түгел. Килеп терәлсә, барасың инде. Без – ир-егетләр, качып калырга ярамый. Әлеге вакытта төркемемдәге егет-кызларга да әйтәм.

Эшебезне ничек бара – шулай дәвам итәчәкбез. Без дә бит тик тормаган. Җәй буе репетицияләр уздырдык, костюмнар, биюләр куярга бик күп финанс чыгымнары китте. Ничек инде без хәзер генә туктап калырга тиеш?!»

Данирга хатыны Миләүшә дә кушылган: «Банкта эшләүчеләр дә эшкә йөриләр бит. Туктатыгыз, алайса, сез дә эшкә йөрүләрне».

Данир Сабиров: «Татарда шундый начар гадәт бар – кеше әйбәт яши икән, шуның өстенә әле артист та икән, бетте, ул начар. Югыйсә, беркемнән тартып алмыйбыз. Көчләп концертларга чакырмыйбыз. Акчаны, уйлап карасаң, һәр кеше үз хезмәте, теләге, акылы белән эшләп ала», – дигән ул "Татарча сөйләшәбез" тапшыруында.

фото:  "artist.v-yanaule.ru"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: