+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
1 октябрь 2022, 20:30

“Мин тормышка гашыйк”

Кырмыскалы районы Мәдәният сараенда күренекле якташыбыз – шагыйрә, язучы, Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы, Мөхәммәтсәлим Өметбаев исемендәге премия лауреаты Дилә Булгакованың иҗат кичәсе узды. Ул талант иясенең 85 яшьлек юбилеена багышланды.

“Мин тормышка гашыйк”
“Мин тормышка гашыйк”
Дилә апага карап, аңа һич кенә дә бу яшьне бирмәссең. Сөбханалла, сәхнәдә ничек итеп очып кына йөри! Әйе, күңелен шатлык били: әнә бит, зал тутырып, күпме якташлары, каләмдәш дуслары, туганнары, гомумән, аның иҗатына гашыйк, шигърият, җыр сөюче тамашачылар җыелды!
Уфа шәһәрендә яшәсә дә, үзенең кече туган ягыннан аерылмый Дилә Хәмзә кызы. Хыял канатларында оясыннан талпынып очып китүенә дистә-дистә еллар үтсә дә, ата-бабалары гомер иткән җирнең саф чишмәләре, җиләк-җимешле ялан-урманнары, бигрәк тә киң күңелле, уңган, көчле рухлы якташлары һәрчак шагыйрәнең йөрәгендә. Шуңа аның иҗатының күп өлеше авыл тормышына, аның гореф-гадәтләренә, матур йолаларына, тарихи вакыйгаларына, күркәм табигатенә, гади һәм эшсөяр кешеләренә багышланган. Туган ягына мәдхия җырлау – төп темаларының берсе дисәк, бигрәк дөрес булыр. Якташлары да бик рәхмәтле аңа. Менә әлеге чарада Дилә Хәмзә кызы тагын бер яңа статуска ия булды – Кырмыскалы районы Советы карары белән ул районыбызның шәрәфле шәхесе дип танылды. Район хакимиятенең эшләр идарәчесе Фәргать Котлыбаев, әлеге таныклыкны тапшырып, аңа иң изге теләкләрен җиткерде.
Дилә Булгакованы юбилее белән котларга бик күп кунаклар килде. Башкортстанның Язучылар берлеге рәисе урынбасары Нурлан Ганиев тәбрикләү сүзләренә кушып, кайнар сәламнәрне дә җиткерде. Шуларның берсе республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйковадан иде.
Авылдашы – Русия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, районыбызның шәрәфле шәхесе Рафаил Нурмөхәммәтов, кырмыскалылыларның Уфа шәһәрендәге “Якташлар” берлеге рәисе Фәнил Кодакаевның тәбрикләү сүзләре җылы хатирәләр белән үрелде. Бүләкәй авылы имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Ишмаков та әлеге чарадан читтә калмады, чөнки төрле өлкәләрдә эшләп, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган Дилә апа соңгы елларда тормышын да, иҗат юлын да дин белән үреп алып бара.
Дилә Булгакова республикабызның матбугат басмалары белән дә ныклы хезмәттәшлек итә. “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләрендә һәм төрле журналларда якташыбызның шигырьләре һәм чәчмә әсәрләре даими басылып тора. Шул ук вакытта алар кабатланмый: һәр басма өчен Дилә апа аерым күчтәнәч алып килә.
Республиканың “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы әгъзалары бу чарага шатланып һәм канатланып килде. Оешманың актив әгъзасына изге теләкләрен алар җыр-моңга төреп бүләк итте. Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Динә Морзакаева, якташыбызның иҗат юлына байкау ясап, бүген дә аның яшьләрдән узып иҗат итүен билгеләде. Дилә Булгакованы композитор Роза Якупова белән иҗади хезмәттәшлек кенә түгел, дуслык җепләре дә бәйли. Бу чарада Роза апа, иҗатташ дустын юбилее белән котлап, аның шигыренә үзе язган җырны башкарды.
Иҗат кичәсендә кунакларның чыгышлары, тәбрикләү сүзләре җыр-моң белән үрелеп барды. Башкортстан Рес­пуб­ликасының халык артисты, Кырмыскалы районының шәрәфле шәхесе Җәмил Әбделманов, күпсанлы конкурслар лауреатлары Илнур Вәлитов, Гүзәл Габидуллина, район Мәдәният сарае артистлары моңлы җырларын, үрнәкле “Йолдыз” һәм “Далан” халык биюләре ансамбльләре иң чагу һәм иң дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Әлеге кичәдә тамашачылар ике сәгатьтән артык Дилә апаның иҗатына чумып, моңланып утырды. Ә сәхнәдә аның сүзләренә генә иҗат ителгән җырлар яңгырады.
Әлбәттә инде, үзенең иҗат бәйрәмендә Дилә апа яңа һәм күпләр яратып кабул иткән шигырьләрен укып ишеттерде. Һәм шундый матур кичә оештырулары өчен якташларына бик зур рәхмәтләрен җиткерде.
Дилә апа, өлкән яшьтә булуына карамастан, якташлары белән тыгыз бәйләнештә яши. Әле тиздән әдибәнең туган авылында – Бозаязда да иҗат кичәсе үткәреләчәк. Әлбәттә, бик ашкынып, шатланып кайта ул туган якларына. Күпме көч, илһам ала бит ул монда һәм тагын да ялкынланып иҗат эшенә чума. Ә әдибәнең активлыгына сокланмый мөмкин түгел. “Ихлас” мәчетендә дини чаралар үткәрүдә катнашу белән бергә, районыбызның кайсыдыр авылында мәчет ачылса, дини бәйрәмнәр оештырылса, Дилә апа аларда да бик теләп катнаша. Һәм, әлбәттә, үзенең күчтәнәчләре белән кайта ул. Шул ук вакытта иҗат эшеннән бервакытта да аерылмый. Төрле матбугат басмаларында аның әсәрләре даими дөнья күрә, бер-бер артлы яңа китаплары басыла. Бу көнне дә район Мәдәният сарае фойесында оештырылган күргәзмәләр аша якташыбыз иҗатына үзенчәлекле байкау ясарга мөмкин булды.
“Мин тормышка гашыйк” дигән иҗат кичәсе искиткеч күркәм килеп чыкты. Күңелләргә җылылык, рухи азык өстәүче, эчкерсез очрашу булды бу. Башкача мөмкин дә түгелдер, чөнки Дилә апа Булгакованың позитив рухын, тормышны яратуын күпләргә үрнәк итеп куярлык. Ул һәрвакыт тормышка гашыйк һәм сөйкемле карашлы. Андый кеше кечкенә яхшылыкны да зур итеп кабул итә белә, башкалар да аңа кояшка тартылган кебек тартыла. Әлеге чара да җыелучыларга әнә шул җылы кояш нурларында рәхәтләнеп иркәләнергә, рухи азык белән сыйланырга мөмкинлек бирде.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: