+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
1 октябрь 2022, 09:20

"Мин үзем дә - ир бала әнисе"

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың тамашачыларына әйтер сүзе бар.

"Мин үзем дә - ир бала әнисе"
"Мин үзем дә - ир бала әнисе"
Ул мобилизацияләнгән егетләргә ярдәм итү өчен хәйрия концертлары куя башлый.

«Бу – минем шәхси фикерем. Мин – сәясәттән ерак профессиядә. Гомумән сәясәттән еракмын.

Ләкин бу куркыныч хәлләр барыбызга да кагылды. Һәр гаилә ишеген диярлек шакый. Мобилизацияләнгән егетләр арасында – минем туганнарым, авылдашларым.

Мин үзем дә – ир бала әнисе.

Бу көннәрдә ниләр генә язмыйлар безгә. Укырга куркыныч, хәтта. Имеш, без кеше елаганда җырлап йөрибез. Сугыш башланды дип, кибетләрдә әйберне бушка бирә башладылармы соң? Сез эшкә йөрүдән туктадыгызмы? Хәер… Акыллылары аңлый бугай инде. Шундый вакытта булса да, кешедән начарлык кына эзләп, белер-белмәс пычрак атып ятудан туктап торсак идек.

Беркайчан да кемгәдер ярдәм иткәнемне кешегә чыгарганым булмады. Тик бу очракта мәҗбүрмен.

Мин айга бер концертымны тулысынча «хәйрия концерты» дип игълан итәм. Кергән барлык акча мобилизацияләнгән егетләр файдасына китәчәк. Безнең егетләргә! Акыллы, сабыр, бердәм булыйк!» – дип яза җырчы шәхси сәхифәсендә.

«Киресенчә, солдатларның рухын күтәрү өчен яңа җырлар иҗат итегез. Никадәр күбрәк һәм яңгырашлырак булса, шулкадәр әйбәтрәк», «Бу – флешмобка әйләнеп, барлык артистлар да шулай эшләсә шәп булыр иде»; «Авыр вакытларда кешенең күңелен күтәрү – үзе зур савап», – дип күтәреп алганнар Илсөянең әлеге карарын виртуаль дуслары да.

Фото:  "afisha.yandex.ru"


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: