+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
1 октябрь 2022, 17:10

Республикада Аксаков бәйрәме уза

Уфада XXXII Халыкара Аксаков бәйрәменең беренче көне тантаналы кич белән тәмамланды, анда сәнгать эшлеклеләре Григорий Аксаков ордены белән бүләкләнделәр һәм студентларның Аксаков премияләрен тапшырдылар.

Республикада Аксаков бәйрәме уза
Республикада Аксаков бәйрәме уза


Быел бәйрәм ике мөһим дата – танылган урыс язучысы Сергей Аксаковның 231 еллыгы һәм Башкортстанда Аксаков фонды оешуга 30 ел тулу белән билгеләп үтелә. Кичә Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында узды, ул Аксаков халык йортының тарихи бинасында урнашкан.

Тантаналы чарада Башкортстан Республикасы мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтае Рәисе урынбасары Рөстәм Ишмөхәммәтов, «Русский дом» журналының баш мөхәррире Александр Крутов һәм башкалар катнашты.

Әминә Шәфыйкова кунакларны һәм катнашучыларны республика Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән сәламләде һәм Аксаков фондының актив эшен билгеләп үтте.

Стәрлетамак шәһәренең Урыс дәүләт драма театрының «Аленький цветочек» спектаклен күрсәтүе Аксаков кичәсенең якты вакыйгасы булды.

Бүген XXXII Халыкара Аксаков бәйрәме Уфа, Кырмыскалы һәм Бәләбәй районнарында дәвам итәчәк, алар язучының тормышы һәм иҗаты белән бәйле.

Фото: Министерство культуры РБ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: