– Айгөл, исемең үзең кебек матур. Ахры, Айдай якты, гөлдәй нәфис булуыңны теләп кушканнар һәм шуңа шулай килеп чыккан да.
– Дөресен генә әйткәндә, миңа балачакта исемем ошамады. “Үскәч, барыбер аны Вероникага алыштырачакмын”, – дип, хәтта үпкә белдереп йөргәнмен. Аннары Айгөл булуымны яраттым, башкача исем белән яшәвемне күз алдыма да китерми башладым.
– Син күрше республикада, Яр Чаллы шәһәрендә тугансың. Туган якларыңнан җилләр искәндә күңелеңне сагыш биләмиме?
– Башкортстанда төпләнеп калуыма һич кенә дә үкенмим, сөенәм генә. Уфа – Чаллы арасы дүрт сәгать ярым гына, мин аны сизмим дә. Еш кайтып йөрибез.
– Шулай да балачакка бәйле мизгелләр сагындырмыйча булмыйдыр. Әйтик, уку еллары, төрек-татар лицее нинди бизәкләре белән хәтердә уелып калган?
– Әйе, лицей сагындыра... Анда бергә укыган кызлар белән һаман да тыгыз элемтәдәбез. Сыйныфыбыз бик дус иде. Сыйныф җитәкчесе иҗади шәхес булганга, нинди генә конкурсларда, чараларда катнашмадык! Тәртип ягыннан лицейда таләпләр бик кырыс булды. Кайбер көннәрдә сигезәр дәрес укыдык. Дин тарихы буенча да сабак алдык. Заманында бу лицейга урнаштырганы өчен әниемә зур рәхмәтлемен. Бик күп белемгә һәм дусларга ия булдым анда.
– Айгөл, ә син бәләкәйдән сәхнәгә тартылдыңмы?
– Әйе. Мине балалар бакчасына йөргәндә үк “артистка” диләр иде. Хыялым бары тик артист булу иде. Биергә, җырларга, халык алдында чыгыш ясарга яраттым.
– Ә якыннарың сине кем итеп күрергә теләде соң?
– Әнием, башлыча, мине сәхнә кешесе итеп күрәсе килмәде. “Тагын уйлап кара әле, бәлки, икенчерәк берәр һөнәр сайларсың. Артист тормышы җиңел түгел”, – дип еш кабатлады. Биология белән химияне ярата идем, шуңа күрә теш табибына укырга керергә уйлап, шул юнәлештә 10-11нче сыйныфларда бик җитди әзерләндем. Казанга медицина университетына керергә уй бар иде. Тик күңелдә барыбер театр яшәп килде. Һәм бу теләк җиңде!
Тора-бара әни дә, Казанда узган конкурсларда мин лауреат исемнәрен яулый башлагач, дөрес юл сайлавымны аңлады, тормышымның мәгънәсе сәхнә булуга ышанды. Фатыйхасын биреп, тыныч күңел белән мине Уфага, Заһир Исмәгыйлев исемендәге дәүләт сәнгать институтына җибәрде.
– Уфа ничек каршы алды?
– Имтиханнарны җиңел тапшырдым. Шул ук вакытта куркыныч та булды. Конкурс зур. Абитуриентлар көчле. Тик бишенче сыйныфтан театр түгәрәгенә йөргәнгә азмы-күпме тәҗрибә, үткерлек бар иде.
– Уфа сине яраткандыр, дип әйтик, чөнки син биредә яраткан кешеңне – булачак тормыш юлдашыңны тапкансың!
– Нәкъ шулай! Алмаз Юнысов белән беренче курска килгәч, 1 сентябрьдә үк таныштык. Тик укыганда дуслар булып кына йөрдек. Театрга эшкә урнашкач исә егет белән кыз булып йөри башладык. Бер ел очрашып йөргәч, өйләнештек.
– Иреңнең сәләте һәм сөйкемлелеге турында белмәмешкә салышып, “Нәрсә өчен яраттың?” – дип сорыйм әле...
– Булачак иремне кү-ү-ү-үп сыйфатлары өчен яраттым!
– Мәсәлән?
–Ул бик игътибарлы. Никах, туй көннәрен, гомумән, безгә кагылышлы даталарны бер дә онытмый, бүләксез калдырмый. Чәчәктән өзгәне юк.
– Бүләк яратасың, димәк?
– Кем яратмый инде? Кызлар барысы да ярата! Игътибар билгесе бит ул.
– Ә тамашачылардан бүләк алганың булдымы?
– Әлбәттә, тамашачылар үзләренең хисләрен еш кына чәчәк бәйләмнәренә кушып җиткерә. Бу күңелгә бик тә рәхәт. Дәртләндерә, канатландыра.
Бервакыт артист Руслан Хисаметдиновның туган ягына гастрольгә бардык. Шунда бер кыз мине нык ошатты. Спектакльдән соң банкет булды. Анда да ул кыз минем яннан китмәде. Кочаклады, үпте. Ул миңа рәсем һәм брелок бүләк итте. Менә шул бүләкләрне әле дә саклыйм. Кулга алган саен шул баланың ихлас җылы елмаюы искә төшә. Берчак шәл бүләк иткәннәр иде, аңа да нык куандым.
– Син – гаиләдә бердәнбер бала. Гадәттә, берүзе үскән балалар бик иркә була...
– Иркәмен, дия алмыйм. Әни мине бәләкәйдән үк мөстәкыйльлеккә, эшкә өйрәтте. Беркайчан да тыймады, һәрвакыт ярдәмләште. “Мин бәләкәй чактан ук синең белән сөйләштем, серләштем. Синең дустың булдым һәм бу хакта кабатлап тордым. Син миңа бөтен нәрсәне сөйли аласың – шатлыгыңны да, борчуыңны да. Мин сине беркайчан да ачуланмаячакмын”, – диде. Чынлап та, әнинең миңа бер тапкыр да кычкырып дәшкәне булмады. Ләкин белә торып мин моңардан беркайчан да файдаланмадым. Киресенчә, әнине борчымаска, һәрчак сөендереп торырга тырыштым. Улыбыз Айваз да шул яклап миңа охшаган. Никадәр генә шук булмасын, бөтен эшен уйлап эшли. Аның белән һәр кич яткач, сөйләшәбез – көн ничек үтте, нинди уйлар туды. Барысын бүлешәбез. Бер ритуалыбыз да бар: утны сүндереп, шәм кабызып, көн эчендә нинди якты хисләр, якты уйлар булганын, ким дигәндә өч вакыйганы телгә алабыз.
– Кызыклы бу! Артист тормышы никадәр катлаулы булмасын, бала белән аралашырга вакыт табасың, димәк?
– Эшем никадәр генә тыгыз булмасын, яки арысам да, бала сораганда мин эшләрне читкә куеп, аның белән уйныйм. Мин бала карауда әнидән үрнәк алам.
Шулай ук, китаплар укырга яратам. Бигрәк тә психология буенча. Вебинарлар, лекцияләр тыңлыйм. Шунысы кызыклы – дәрәҗәле кешеләрнең, фән ияләренең киңәшләре әниемнең тәрбия ысуллары белән туры килә.
Гаиләбездә өстәл уеннарын бик яратабыз. Буш вакыт булган саен, кунаклар килгәндә дә уйныйбыз бергәләп. Айваз әтисе белән бик дус, бергә күп вакыт уздыралар.
– Айваз кемгә охшаган?
– Икебезгә дә! Кайчак, Айвазга карап: “Хас үзең!” – ди. Икенчеләр: “Алмаз булган бит бу!” – диләр. Димәк, без Алмаз белән бер-беребезгә охшаганбыз. Мин бала көткәндә баланың Алмазга охшавын – аның кебек сабыр, талантлы булуын бик теләдем. Алмаз, киресенчә, баланың тууын көткәндә: “Синең кебек матур, сәләтле булсын”, – ди иде. Икебездән дә алган улыбыз. Минем кебек биергә ярата, Алмаз кебек җырларга. Робототехника белән кызыксына, үскәч яхшы роботлар булдырырга хыяллана. Быел беренче сыйныфка барды, бию түгәрәгенә йөри, музыка мәктәбенә дә бирербез дигән ниятебез бар. Кечкенә булуына карамастан, сәхнә чыныгуы узды Айваз. Зифа Кадыйрова әсәре буенча “Фатыйма” спектаклендә бала ролен уйнады.
– Айгөл! Син – бик чагу актриса. Ирең көнләмиме?
– Безнең гаиләдә көнләү кебек тискәре күренеш бөтенләй юк, чөнки икебез дә иҗат кешеләре. Әгәр дә көнли башласаң, бер көн дә торасы түгел. Ирем дә эше буенча күпләр белән фотога төшә, смслар килеп төшә. Мондый нәрсәгә игътибар итмибез. Ул минем бөтен хезмәттәшләремне дә яхшы белә. Мин дә аның бөтен командасы белән таныш. Бергә эшлибез, бер-беребезгә булышабыз. Көнләү турында уй да юк.
– Алмаз син уйнаган спектакльләрне карыймы?
– Әлбәттә, карый, үзенең киңәшләрен бирә, фикерләрен белдерә, минем өчен шатлана, ярдәмләшә.
– Иң якын дустың кем?
– Әнием! Без аның белән һәр кич телефоннан сөйләшәбез. Бөтен серләремне, эчке кичерешләрне сөйлим. Дус кызларым да күп. Мәктәп дусларым бар. Сәнгать академиясеннән, театрдан дусларым шактый. Иремнең туганнарын да үз туганнарым кебек яратам.
Алмазның әти-әнисе белән мөнәсәбәтләребез яхшы. Чын йөрәктән аларга “әти-әни” дип дәшәм. Алар исә мине “кояш” дип йөртәләр. Бик еш кайтырга мөмкинлек юк, әмма кайтканда булышырга, ярдәм итәргә тырышам.
– Син бик оста итеп фотога төшә беләсең. Каян өйрәндең?
– Фотога төшәргә балачактан яратам. Өйдә челтәргә уранып, һинд кызларына охшарга тырышып, бизәнеп, ясанып фотога төшә идем. Ни генә уйлап тапмадык, хыял көчле иде. “Әйберләрне бозасыз, тимәгез” диюче дә булмады. Хәзер дә фотога төшәргә бик яратам. Темаларны үзем дә, фото төшерергә сәләтле дустым, актер Азат та уйлап чыгарабыз. Аның идеяләре күп.
– Күптән күзәтеп йөрим, синең бер тискәре сыйфатыңны белмим. Ә яхшы сыйфатларың нинди дияр идең?
– Мин үпкәли белмим – бу иң яхшы сыйфатым. Үпкәләсәм дә – бер минутка. Шуннан соң эчемдә бер бөртек үпкә билгесе калмый, бик тиз онытам, кешене аклый башлыйм, ул алай итәсе килмәгәндер дим. Бу сыйфат миңа тормышымда нык ярдәм итә. Ә тискәре якны кешедән сорарга кирәктер.
– Ш. Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” спектаклендә – Гөлшат, М. Кәримнең “Айгөл иле”ндә – Айгөл, Т. Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендә – Гөлфирә/Йөзембикә, З. Хәкимнең “Тыкрыкта булды бу хәл” спектаклендә Әнирә һәм тагын да бихисап рольләрең өчен, бигрәк тә балалар өчен куелган тамашаларда Кечкенә Мук, Тәмлетамак, Кристофер булуың өчен, яратты сине тамашачы. Ә инде Карсылу булып чыгыш ясавыңны балалар ел дәвамында көтә. Үзеңә кайсы ролең ныграк ошый?
– Яраткан рольләрне аерып әйтә алмыйм. Барысын да яратам. Ә менә иң авыр бирелгән ролемне атый алам. Ул – Н. Гаетбай әсәре буенча режиссер Илдар Вәлиев куйган “Ирекнең дә чиге бар” спектаклендә Зифа роле. Аны тормыш шундый авыр шартларга куйган ки, ул мотлак бик кырыс булырга тиеш иде. Зифаның ярсу хисләрен чыгару кыен булды. Тормышта талашу кебек нәрсәдән бик читтә торам. Кешеләр югары тонда сөйләшсә дә, авыр миңа. Ролем килеп чыксын өчен театрда репетицияләр ясыйм, өйгә кайтып дәвам итәм. Берсендә Алмаз белән Айваз күрше бүлмәдә тыңлап утырдылар. Алмаз чыкты да, әйтә: “Айгөл, зинһар, өйдә кабатлама, Айваз өстәл астына кереп елый башлады”, – ди. Айваз үзе дә: “Әни, башкача алай өйдә кычкырма”, – дип үтенде. Безнең өйдә талаш булганы юк, бала моны ишеткәне юк. Шуңа репетицияләрне өйдә эшләмәскә булдым. Тора-бара бу рольне җиңдем. Кешеләрне, кискен хәлләрдә аларның ничек аралашуын карап, өйрәндем. Минемчә, уңышлы килеп чыкты.
– Әйе, ышандырырлык итеп уйнадың, әфарин! Димәк, тырышсаң, барысын да булдырып була?
– Әйе! Һәм минем тормыш девизым да шул – эшләргә, тырышырга һәм ышанырга – шул чагында барысы да, үзең теләгәнчә булачак!
– Әңгәмә өчен рәхмәт, Айгөл! Уңышлар сиңа!
Айгөл ЮЛЪЯКШИНА әңгәмәләште.