+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
6 октябрь 2022, 11:00

«Арктикада каникуллар»га килегез!

Русия халыкларының мәдәни мирас елын бәйрәм итү кысаларында В. И. Альбанов исемендәге полярниклар музее белән берлектә бу ял көннәрендә Уфада «Арктикада каникуллар» дигән экологик марафон үткәрелә.

«Арктикада каникуллар»га килегез!«Арктикада каникуллар»га килегез!
«Арктикада каникуллар»га килегез!


Мультимедиа интерактив музее Уфада, В.И. Альбанов исемендәге полярниклар музее янында нәкъ ике көн булачак. Ул Мәскәүдән старт ала, Түбән Новгород, Казан, Пермь, Екатеринбургта булачак, ә безнең шәһәрдән Тулага юл тотачак. Проектта Русия Федерациясенең 7 төбәге катнаша.
8 һәм 9 октябрьдә 12:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр В.И. Альбанов исемендәге Полярниклар музее мәйданчыгында (Свердлов урамы, 88) «Арктикада каникуллар» экологик мәгърифәтчелек марафоны узачак. Бу - ике катлы автобус музееның 28 квадрат метрына җәелгән Арктика турында виртуаль экспозиция.
Бу көнне бик күп мастер-класслар, очрашулар да узачак. Музей-автобуска керү һәм мастер-классларда катнашу һәркем өчен бушлай булачак.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас