⠀ 1976 елда Ахун урта мәктәбен тәмамлый. Гомер буе төзелештә эшли. 49 яшендә генә кулына каләм алган язучының бүген инде дистәгә якын китабы татар телендә дөнья күргән. Аның кайбер әсәрләре үзе хөрмәт иткән "Кызыл таң" гәзитендә иң беренчеләрдән булып дөнья күрде.
Зифа Кадыйрованың китаплары, укучылар мәхәббәтен яулап, бик тиз таралып бетеп бара. Күпләре урыс теленә дә тәрҗемә ителде. Хатын-кыз сабырлыгы, сынауларга дучар ителгән яралы язмышлар, шатлыгын да, газабын да үзенә сыендырган мәхәббәт – Зифа Кадыйрова әсәрләрендә чагыла торган төп темалар.
Аның әсәрләре буенча театрда спектакльләр куелды, кино да төшерелде. Гәзитебезнең якын дустына ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез!
Фото: nabchelni.bezformata.com