+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
10 октябрь 2022, 17:32

"Геройлар дәвере" - республикабызның бренды булачак!"

Төбәкнең мәдәният министры Әминә Шәфыйкова республикада үткәреләчәк чаралар турында сөйләде.

"Геройлар дәвере" - республикабызның бренды булачак!""Геройлар дәвере" - республикабызның бренды булачак!"
"Геройлар дәвере" - республикабызның бренды булачак!"

Республика көнендә, 11 октябрьдә, Уфада "Геройлар дәвере" беренче Бөтенрусия патриотик җырлар фестиваленең финалы узачак. Бу хакта төбәкнең мәдәният министры Әминә Шәфыйкова Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

- Чара илебезнең 28 төбәгеннән, шул исәптән ЛХР, Кырым, Сахалин, Красноярск, Хабаровск һәм Алтай крайларыннан, шулай ук Мәскәү, Самара, Белгород өлкәләреннән һәм, әлбәттә, Башкортстаннан 425 кешене берләштерде. "Геройлар дәвере" - һичшиксез, республикабызның бренды билгесе булачак, – дип билгеләп үтте Әминә Шәфыйкова.

Әминә Шәфыйкова сүзләренә караганда, 24 һәм 26 октябрьдә Мәскәүдә һәм Уфада ике дәүләт арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырылуга 30 ел тулу кысаларында Русиядә Таҗикстан мәдәнияте көннәре узачак. Ә 26 октябрьдә "Башкортостан" дәүләт концертлар залында Таҗикстан сәнгать осталары концерты узачак. 25 октябрьдә Башкортстан "Җиңү юллары" төбәкара патриотик фестивален кабул итәчәк.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас