Проект патриотик темага яңа авторлар һәм җырлар эзләүгә, сәнгать зәвыгын формалаштыруга, ватанпәрвәрлек, яшь буынның лидерлык һәм рухи-әхлакый сыйфатларын тәрбияләүгә юнәлтелгән.
Конкурс өч номинация буенча үтте: «Автор җыры», «Композитор», «Сүз авторы». Проектка Русиянең 28 төбәгеннән 425 гариза кергән, бу исә 665 әсәрне тәшкил итә.
Конкурсның финалына Башкортстан, Түбән Новгород, Новосибирск, Архангельск, Мәскәү, Киров, Ульяновск, Иваново өлкәләреннән, Адыгея, Чувашия, Хакасия, Луганск республикаларыннан 18 катнашучы узды.
"Геройлар дәвере" беренче Бөтенрусия патриотик җыр фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләүдә жюри рәисе - Русия җырчысы, композитор, продюсер, «Белый орел» төркеменең элекке солисты Александр Ягья да катнашачак, ул шулай ук уфалыларны һәм шәһәр кунакларын үз җырлары белән сөендерәчәк. Чара 19.00 сәгатьтә башлана.
21.00 сәгатьтә Совет мәйданындагы бәйрәм программасын «Үлемсез дан өчен туган» дип аталган Башкортстан сәнгать осталары концерты дәвам итәчәк.
Чараның трансляциясен 11 октябрьдә 19.00 сәгатьтә туры эфирда БСТ, «Башкортстан 24» һәм «Вся Уфа» телеканаллары күрсәтәчәк.
Фото: Башинформ