+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
10 октябрь 2022, 09:20

"Мәдәният рухны ныгыта"

Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова оператив киңәшмәдә "Мәдәният өлкәсендә халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек турында" дигән темага доклад белән чыгыш ясады.

"Мәдәният рухны ныгыта""Мәдәният рухны ныгыта"
"Мәдәният рухны ныгыта"


- Бүгенге шартларда Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының төп мәдәни рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм алга этәрү буенча эше аерым мәгънәгә ия. Мәдәният бөтен авыр вакытларда рухны ныгытты һәм кешеләрне батырлыкларга рухландырды.
Безнең артистлар агитбригадалары сугышка әзерлек барган урыннарга чыга.
Иҗади сәфәрләр һәм гастрольләр Русиянең яңа төбәкләрендә дәвам итәчәк. Донецк, Луганск халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләренә дә барачаклар. Ф. Гаскәров исемендәге ансамбль 26 сентябрьдә Луганск шәһәрендә үзенең 83нче сезонын ачты.
Тулаем алганда, гастрольләр халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлектә төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Мәдәният бүген төбәкнең халыкара һәм төбәкара үсешенең мөһим һәм аерылгысыз коралына әверелде, шулай ук җәмгыятьне һәм дәүләтне үстерү һәм төзү өчен рухи һәм әхлакый нигез булды һәм шулай булып кала. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк, - диде Әминә Шәфыйкова үзенең чыгышында.
Ул, шулай ук, иң чагу гастрольләр, халыкара, төбәкара фестиваль, конкурслар, һәм конференцияләрдә мәдәният оешмаларының катнашуы турында сөйләде.

Фото: gazpromfakel.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас