+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
11 октябрь 2022, 15:30

"Без бергә булганда көчлерәк!"

Әлеге минутларда Уфаның Совет мәйданында "Геройлар дәвере" патриотик җыр фестиваленең финалы уза.

"Без бергә булганда көчлерәк!""Без бергә булганда көчлерәк!"
"Без бергә булганда көчлерәк!"

Проект патриотик темага яңа авторлар һәм җырлар эзләүгә, сәнгать зәвыгын формалаштыруга, ватанпәрвәрлек, яшь буында лидерлык һәм рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләүгә юнәлтелгән.
Конкурс өч номинация буенча үтте: «Автор җыры», «Композитор», «Сүз авторы». Проектка Русиянең 28 төбәгеннән 425 гариза кергән, бу исә 665 әсәрне тәшкил итә.
Конкурсның финалына Башкортстан, Түбән Новгород, Новосибирск, Архангельск, Мәскәү, Киров, Ульяновск, Иваново өлкәләреннән, Адыгея, Чувашия, Хакасия, Луганск республикаларыннан 18 катнашучы узды.
– Мин әлеге конкурска ике җыр җибәргән идем. Бүген Уфа сәхнәсендә яңгыраганы финалга да чыкты. Башкортстан башкаласында бик кечкенә чакта булганым бар иде. Бүгенге тәэссоратларым көчле. Монда халык ачык йөзле, тамашачы да җылы кабул итә. Без бергә булганда көчлерәк һәм бу яшәргә көч бирә, – диде Чувашстанның Чабаксар шәһәреннән килгән җырчы Максим Попов.
Совет мәйданында җыелган тамашачылар һәр катнашучыны көчле алкышларга күмә. Әйткәндәй, монда халыкның күбесе гаиләләре белән килгән. Русия, Башкортстан флагларын баш очларына күтәреп җилфердәткән, “Башкортстан, туган көнең белән!” дип язылган плакатлар тоткан кешеләрнең кәефе күтәренке.

Фото: Зөһрә Исламова

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас