+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
11 октябрь 2022, 06:25

Көз сылуы – Сөмбелә, җыйды сәхнә түренә!

Чишмә районының Келәш авылында матур бәйрәм үтте.

Көз сылуы – Сөмбелә, җыйды сәхнә түренә!Көз сылуы – Сөмбелә, җыйды сәхнә түренә!
Көз сылуы – Сөмбелә, җыйды сәхнә түренә!
“Сөмбелә” – көзге уңыш бәйрәме бик җанлы, дәртле башланып китте. Бәйрәмгә килүчеләрне Келәш мәдәният йорты фойесында бик матур күргәзмә-ярминкә каршы алды. Анда Әри авыл биләмәсендә яшәп, шәхси хуҗалык алып баручы уңганнар җитештергән продукция: ит, сөт ризыклары, шулай ук бакчаларда үстерелгән яшелчә-җимеш, аллы-гөлле чәчәкләр, кышка әзерләгән кайнатма- консервалар, хәтта төрле кул эшләре дә урын алган иде.

Нәрсә генә җитештерми, нәрсә генә үстерми авыл халкы. Әри авылында яшәүче Фәнүзә Бикамова үзенең кул эшләрен алып килгән. Әлеге вакытта бөтенләй башка өлкәдә эшләсә дә, буш вакытында милли калфаклар, бизәнгечләр ясый, картиналар чигә. Тегү-бәйләүгә дә бик оста икән ул. Әйткәндәй, бу сәләтләре аңа нәнәсеннән күчкән.
Венера һәм Әсхәт Хәйретдиновлар авыл тормышының барлык тәмен һәм ямен тоеп яши: күпләп кош-корт асрыйлар, зур бакча үстерәләр, умартачылык белән шөгыльләнәләр. Күргәзмә-ярминкәдә бу гаиләнең уңганлыгын өстәлдә яткан зур күркә түшкәсенә карап та әйтергә була. Күркә үстерү һәркемнең дә кулыннан килми. Ә менә Хәйретдиновлар быел 10 баш үстергән. Әсхәт Әхәт улы әйтүенчә, иң зурысы 18 килограмм тәшкил иткән. Әле менә өстәлдәгесе дә 14 килодан артык. Үрдәкләр дә төрлесеннән: кемдер мулардларга өстенлек бирсә, гади үрдәкләрне сатып алырга теләүчеләр дә булды.
Көзге уңыштан нинди генә композицияләр ясап куймаганнар! Һәрберсе үзенчәлекле, шул ук вакытта алар һәркемнең бакчасында үскән яшелчә-җимешләрдән төзелгән. Эре сарымсаклар, төрле формадагы кабак, кишер-суган... Боларның барысы да монда яшәүчеләрнең уңганлыгын, тырышлыгын чагылдыра.
“Сөмбелә” ата-бабаларыбыз күңелле итеп, җырлап-биеп үткәргән бәйрәм. Келәш авылында да ул бик күңелле оештырылды. Өлкәннәр көненә бу чара бик шәп бүләк булса, балалар да читтә калмады – алар халкыбызның йолалары белән танышты, төрле уеннарда катнашты.
Бу көн авыл мәдәният йорты каршында Башкортстан Республикасы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының бүлекчәсе ачылу белән дә истәлекле булды. Бу уңайдан хөрмәтле кунаклар: Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарлары конгрессы рәисе Заһир Хәкимов, Әри авыл биләмәсе башлыгы Алмаз Моратов, “Ак калфак” җитәкчелеге һәм актив әгъзалары, зал тутырып килгән авылның яше-карты өчен мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр бай эчтәлекле мәдәни программа да әзерләгән иде.
Сөмбелә бәйрәменең асылы – игенченең тырыш хезмәтен данлау. Шуңа күрә бәйрәмдә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре дә түр башында булды. Шуларның берсе – хезмәт алдынгысы, байтак еллар “Дим” колхозы рәисе йөген тарткан Фәрит Хәмзин. Фәрит Варис улы авылдашларын сәламләп, үзенең чыгышы белән һәркемне колхозлар чорына алып кайтты. Һәр тармакта тырышып эшләгән, казанышларга ирешкән колхозчыларны ул исемләп һәм рәхмәт сүзләре белән телгә алды.
Кунаклар да хис-тойгыларын яшермәде. Ә тәэссоратларны сүз белән генә аңлатып бетерерлек тә түгел. Зыя Камали, Мостай Кәрим, Сәйфи Кудаш, Фәридә Кудашева, Русия Герое полковник Риф Сәхәбетдинов кебек күренекле шәхесләрнең туган авылында булу – үзе зур бәхет бит. Заһир Әхсән улы билгеләвенчә, Келәш авылында күренекле шәхесләрнең истәлегенә зур хөрмәт белән карыйлар, яшь буынны алар үрнәгендә тәрбияләү буенча зур эш башкарулары да күренеп тора. Күркәм һәм зур мәдәният йортының һәр почмагы келәшлеләрнең үз талантларына никадәр игътибарлы булуын һәм зур хөрмәт күрсәтүен чагылдыра. “Бүген үзгәрешләр чорында яшәсәк тә, ата-бабаларыбыз йолаларына, өлкәннәрнең, билгеле шәхесләребезнең күркәм үрнәгенә таянабыз”, – диде авыл биләмәсе башлыгы Алмаз Сәлигаскәр улы, бу юнәлештә башкарылучы эшләр хакында сөйләп.
Бар яклап та булдыра авыл халкы, җыр-биюгә дә осталар биредә. Мәдәният йорты каршында “Сандугач” – җыр, “Сердәшләр” бию ансамбльләре, шулай ук театр түгәрәге дә оешкан. Берләшеп авылда күркәм чаралар үткәрәләр. Ә бу көнне бәйрәм концертына Уфа шәһәренең “Нәүрүз” ансамбле дә ямь өстәде. Кунакларның чыгышлары, изге теләкләре җыр-моң белән үрелеп барды. “Гаилә” үзәге психологы Марина Чемоданованың киңәшләре дә бик урынлы булды.
– Бүгенге илебез өчен авыр чорда без – өлкәннәр, халкыбызга ничек ярдәм итә алабыз? Акыл, мәхәббәт белән! Балаларга тарихыбыз турында сөйләгез. Илебез тарихын белсәләр, гаилә, азатлык, тынычлык кебек рухи кыйммәтләр өстенлек итәчәк, – диде ул һәм бу гади булмаган вакытта тагын да ныграк берләшеп, тату булып, ярдәмләшеп яшәргә кирәклеген ассызыклады.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.
Чишмә районы.


Көз сылуы – Сөмбелә, җыйды сәхнә түренә!
Көз сылуы – Сөмбелә, җыйды сәхнә түренә!
Көз сылуы – Сөмбелә, җыйды сәхнә түренә!
Көз сылуы – Сөмбелә, җыйды сәхнә түренә!
Көз сылуы – Сөмбелә, җыйды сәхнә түренә!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас