

Республика көне белән башкалабыз халкын һәм кунакларын Ф. Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре, «Мирас» җыр һәм бию ансамбльләре, М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры артистлары, Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе солистлары катнашлыгында зур һәм чагу концерт күрсәтелде.
Концерт Миңнегали Шәйморатов һәйкәле янында театрлаштырылган тамаша белән башланып, җыр-моң белән үрелеп барды.
Фото: Зөһрә Исламова.