+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
12 октябрь 2022, 09:35

Бер һәйкәлдә - халык тарихы

Бүген журналистлар, тарих белән кызыксынучылар, уфалылар Салават Щербаков белән очрашты.

Бер һәйкәлдә - халык тарихыБер һәйкәлдә - халык тарихы
Бер һәйкәлдә - халык тарихы


Легендар Русия Герое, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, генерал-майор Минегали Шәйморатовка һәйкәл республика җитәкчесе Радий Хәбиров башлангычы белән куелды.
Хәбәр итүебезчә, һәйкәл Русия Федерациясенең халык рәссамы Салават Щербаков белән Башкортстан Республикасының атказанган архитекторы Константин Донгузовның уртак проекты буенча төзелгән монументаль ансамбльнең үзәге булып тора.
Салават Щербаков экскурциягә килгәннәргә һәйкәл турында җентекләп сөйләде, журналистларның сорауларына җавап бирде.
- Ике яктан, постаментны колачлаган колонна халыкның дошманга берләшүен символлаштыра. Миңнегали Шәйморатов кавалерия һөҗүменең киеренке мизгелендә күрсәтелгән. Генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның героик шәхесендә башкорт халкының иң яхшы сыйфатларының тарихи эзлеклелеге гәүдәләнеп, бу скульптура композициясендә чагылыш таба, анда һәр элемент уйланылган һәм символик мәгънәгә ия. Постамент фасадында Русия Герое Йолдызы белән беркетелгән геральдик калкан урнаштырылган. Анда: «Русия Федерациясе Герое генерал-майор Минегали Шәйморатовка» дип язылган.
Постаментның ике ягында Шәйморатов, аның тарихи тамырлары һәм хезмәттәшләре – башкорт сугышчыларының иң яхшы вәкилләре турында сөйләүче рельефлар урнаштырылган, Төркиядә һәм Кытайда хәрби атташе булып хезмәт иткән, инглиз, кытай, татар, уйгур һәм казах телләрен яхшы белгән разведчик һәм дипломатның тормышыннан күренешләр сурәтләнгән. Миңнегали Шәйморатов балачагында гармунда да уйнаган. Бу күренеш тә һәйкәлдә урын алды. "Әлеге һәйкәл уфалыларның һәм аның кунакларының иң яраткан һәм дәүләт чаралары үткәрелердәй урыны булачагына шигем юк", - диде Салават Александрович. Аның сүзләренчә, генерал Шәйморатовка һәйкәлнең беренчесе - ул аның турында иҗат ителгән, инде халыкныкына әйләнгән җыр. Әлеге җырның мелодиясе Совет мәйданындагы башняда урнашкан сәгатьтә көндезге 12.00 дә яңгыраячак.

Фото: Зөһрә Исламова.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас