Былтыр Башкортстан Республикасы «Домра», «Балалайка» һәм «Гитара» номинацияләрендә «Халык уен кораллары» белгечлеге буенча бу музыкаль форумны беренче тапкыр кабул итте. Хәзер Уфага кыллы инстументларда уйнаучылар килде. Конкурс башкорт җирендә «Виолончель» белгечлеге буенча музыкант-башкаручыларны берләштерәчәк. Уфага бөтен Русиядән профессиональ яшь музыкантлар җыелды. "Виолончель" номинациясендә конкурска Русиянең 26 шәһәре вәкилләреннән 250 заявка бирелгән иде. Уфада үтәчәк финал этабына нибары 19 катнашучы гына үтте. Алар - Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан, шулай ук Русиянең дүрт эре шәһәре - Новосибирск, Казан, Саратов һәм Сочидан музыкантлар.
Фото: Башинформ