+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
13 октябрь 2022, 13:55

Радий Хәбиров Нурия Ирсаеваны туган көне белән котлады

"Минем традицион #ЖЗЛ_Башкортстан рубрикасында - башкорт театры легендасы, РСФСРның, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Нурия Исхак кызы Ирсаева".

Радий Хәбиров Нурия Ирсаеваны туган көне белән котладыРадий Хәбиров Нурия Ирсаеваны туган көне белән котлады
Радий Хәбиров Нурия Ирсаеваны туган көне белән котлады
"Бүген аңа 80 яшь тула. Нурия Исхак кызының бүләкләре күп. Ләкин иң мөһиме - тамашачыларның чиксез мәхәббәте һәм хөрмәте", - дип язган Радий Хәбиров социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә.

"1965 елда Уфа сәнгать училищесын тәмамлаганнан соң, Нурия Ирсаева Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрына эшкә килә. Яшь һәм чагу артистка театр труппасына үзенең онытылмаслык өлешен кертә.
Башкорт тамашачысына Нурия Исхак кызы «Бәхет хакы», «Ай тотылган төндә», «Кара йөзләр», «Йосыф һәм Зөләйха», «Чыңгызханның ак болыты», «Кыз урлау» һәм башка спектакльләрдәге рольләре белән яхшы таныш. Ул тудырган образлар арасында иң кадерлесе бар. Бу – Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» повесте буенча куелган «Язмышлардан узмыш бар» спектакленнән Әсхәт.
Нурия Ирсаева һәм Фидан Гафаровның сәхнә дуэты республика халкына яхшы таныш. Иҗади тандем Таһир Таһиров пьесасы буенча «Галия» спектакле буенча истә калды. Тик иң беренче чиратта аларны башкорт халкының үзенчәлекле җаны булган гаҗәеп лирик җырларны башкаручы буларак беләләр.
Нурия Ирсаева рухи күтәренкелек, оптимизм саклый һәм тамашачысын үз иҗаты белән сөендерүен дәвам итә.
Нурия Исхак кызын юбилее белән чын күңелдән котлыйм. Сәламәтлек! Бөтен республикадан - хезмәтегез һәм талантыгыз өчен рәхмәт!" - дип язган республика Башлыгы.

Фото: ВК

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас