Быел округ проектының дүртенче сезоны кысаларында конкурсантлар тамашачыларга театр сәнгатенең төрле төрләрен һәм жанрларын – трагедия, комедия, драма, сторителлинг, фантазия, әдәби пластика, баллада күрсәтә алачак.
Традицион номинацияләргә («Иң яхшы яшьләр спектакле», «Иң яхшы балалар спектакле», «Иң яхшы режиссерлык эше», «Иң яхшы ир-ат роле», «Иң яхшы хатын-кыз роле») беренче тапкыр «Иң яхшы музыка бизәлеше» һәм «Иң яхшы сәнгать бизәлеше» өстәлде. Бу хакта тулырак фестивальнең сайтында танышып була.
Фото: Башинформ