

Йөзек һәм зур чәчәк бәйләме фотолары белән Илмира үзе уртаклаша.
«Менә бу борылыш ичмасам. Аның ничек көтелмәгән булуын күз алдыгызга да китерә алмыйсыз», – дип яза ул.
Бу пост бик күп комментарийлар җыеп өлгергән. Арада сөенүчеләре дә, көенүчеләре дә, хәтта ышанмаучылары да бар. «Чираттагы клип кына», - диючегә Нәгыймова: «Клип кына булса иде дә... ялгышасыз», - дип җавап биргән.
Кайберәүләргә тәкъдим ясаучының кем булуы тынгы бирми. Моны белүчеләр дә бар: күпләр Марат Яруллин дип белдерә. Я ничек, матур пармы?
Илмираның элекке ире Руслан Кираметдинов исә хәзер Илмираның тормышы белән кызыксынмавын белдергән.
Фото: матбугат.ру