Нурия Ирсаева – Башкортстанда һәм Татарстанда гына түгел, Русия киңлекләрендә дә киң танылу алган артистларның берсе. Ул тамашачыны беренче рольләреннән үк үзенә гашыйк итеп, ярты гасыр буена башкорт сәхнәсендә әйдәп баручы актриса булып кала. Халык аның башкаруындагы “Галиябану” спектаклендәге Галиябануны, “Галия”дәге – Галияне, “Тапшырылмаган хатлар”дагы – Галияне, “Айгөл иле”ндәге – Айгөлне, “Зәңгәр шәл”дәге Мәйсәрәне сагынып искә ала, ул тудырган бу образларны күпләр үзләренә үрнәк итеп куя. Актрисаның гаҗәеп осталыгына, сәләтенә нәзакәтле лиризм, шигърият һәм сизгерлек, югары музыкальлек хас. Моңа өстәп, ул сәхнәдә уйнасынмы, режиссер буларак спектакльләр куйсынмы, кинода төшсенме – үз эшен җиренә җиткереп, яратып, бирелеп башкара. Нурия Ирсаева күркәм юбилеен каршыласа да, әле дә тамашачыны үз иҗаты белән сөендерә. Бүгенге әңгәмәбез – үткәннәр һәм бүгенгесе хакында.
– Нурия Исхаковна, гомерегезне театрга багышлаган кеше буларак, Сез иҗат юлыгыздан канәгатьме?
– Әйе, мин нәкъ шушы һөнәрне сайлап, укып, яратып эшли алуым белән бәхетлемен. Иҗат юлымнан да канәгатьмен, дип әйтә алам. Сәхнәгә чыгуымны һәрвакыт түземсезләнеп көтеп алып, анда чыгарга ашкынып тордым. Әлбәттә, хәзер инде хис-тойгылар яшь вакыттагы кебек ташып тормый. Моны табигый хәл дип кабул итәм.
– Сез – онытылмас образлар тудырып, тамашачы күңелен яулаган, актриса. Сәхнәдә тудырган образ тамашачы күңеленә якын булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?
– Иң беренче чиратта үз эшеңне яратып, бирелеп башкарырга кирәк. Әлбәттә, артист режиссер кушканны үтәп, үзе дә эзләнүләр алып барып, аны баетса, образ тулырак, матуррак, тамашачыга якынрак була. Мәсәлән, бер ролемдә хатыны сөйгән ярын сугышка озата иде. Сценарий буенча мин аны кочаклап алам да хушлашам. Шул ук вакытта, чын тормышта алай гына булырга тиеш түгеллеген аңлап, мин башкачарак уйнадым: сугышка озаткан иремне кысып кочаклап, битләреннән үптем дә, аны җибәрмәс өчен җиргә тезләнеп, аякларыннан кочтым, хушлашу мизгелләрен озайтырга тырыштым. Бу сәхнә күренешен уйнаганда мин үзем дә, тамашачылар да елый торган иде. Гомумән, сугыш темасын чагылдыручы рольләр күп кенә булды һәм мин аларның һәркайсын йөрәгем белән тоя идем.
– Ә Бөек Ватан сугышы тәмамланганда Сезгә бит нибары өч яшьләр тирәсе генә булган...
– Әйе, шулай булса да, сугыш ачысын мин кечкенә йөрәгем белән сизгәнмендер һәм ул минем күңелгә авыр сагыш булып кереп тулгандыр, күрәсең. Әлбәттә, сугыш михнәтләре безнең гаиләне дә читләтеп узмаган. Әтием фронтка киткәч, әсирлеккә эләгә, аннан исән котылып, туган якларына кайтырга насыйп була аңа. Тик ул заман законнары каты була. Фашистларга әсирлеккә эләккән барлык диярлек кешеләрне инде үзебезнең ил лагерьларына җибәрәләр. Әтием дә бу михнәт аша үтте. Моны мин яхшы хәтерлим. Әтиемне Кыргыз-Миякәгә чакыртып алдылар. Ул кич белән кире әйләнеп кайтырга тиеш иде. Без аны бик көтсәк тә, ул кайтмады. Берничә көннән соң гына аны Бәләбәй төрмәсенә алып киткәннәрен белдек. Безнең бәхеткә, әтием аннан да исән-имин әйләнеп кайтты.
– Соңгы елларда яшьләрне театрга җәлеп итүнең төрле юлларын эзлиләр. Яңалыклар кертәбез, дип, безнең халыкның тәрбиясе кабул итә алмаган адымнар да ясала. Мәсәлән, кайчандыр ачыктан-ачык күрсәтергә ярамаган нәрсәләрне дә хәзер сәхнәдә күрергә мөмкин. Моның белән килешәсезме?
– Юк! Берничек тә килешмим һәм башыма да сыйдыра алмыйм! Театр тамашачыны сәнгатьнең серле һәм матур дөньясына алып керергә, шуның белән кешеләрнең тормышын да бизәргә тиеш. Без бүген яшьләребезне сәхнәдән шакшылык, азгынлык күрсәтеп тәрбияләргә тиеш түгел! Моны безнең халыкның менталитеты кабул итә алмый. Мин үзем режиссер буларак спектакльләр куйганда бервакытта да мондый адымга бармадым.
– Сезгә Ходай сәләтне кызганмыйча биргән. Театр артистының оста җырчы да булуы – зур уңыш. Үзегез өчен генә яратып башкарган җырыгыз бармы?
– Миңа искиткеч талант иясе Рәгыйдә Янбулатова белән эшләү бәхете тиде. Ул башкарган җырлы рольләрнең күбесен мин дә уйнадым. Һәр җырымны яратып, җанымны биреп җырлый идем. Спектакльләрдән тыш, без Фидан Гафаров белән концертларда да катнаша идек бит әле. Безнең гастрольләрне халык көтеп ала иде. Ә инде үзем яратып башкарган җырлар күп кенә. Шуларның берсе – ул татар халык җыры “Казан сөлгесе”. Еш кына:
“Казаннан Мәскәү күренер микән,
Баскычларга менеп карасам?
Калды ич, калды ич Казан сөлгесе,
Апасыннан матур сеңлесе.
Үткән гомерләрем кайтыр микән,
Сандугачлар булып сайрасам?” – дип көйләп йөрим.
– Күпләр Нурия Ирсаева белән Фидан Гафаровның иҗатын аерым күз алдына да китерми. Ә Сез үзегез бу хакта ни әйтер идегез?
– Мин театрда Фиданнан иртәрәк эшли башладым. Ул килгәнче танылган артистлар белән дә бер сәхнәдә уйнарга өлгергән идем. Фидан килгәч, театр “Галиябану”ны куйды һәм безнең икебезгә төп рольләр бирелде. Халык безнең уйнауны шулкадәр яратты, спектакльләр шыгрым тулы залларда барды. Авыллардагы гастрольләрдә дә шул ук хәл кабатланды. Шушы Галиябану һәм Хәлил рольләре безгә танылу алып килде.
Аннары инде бик күп спектакльләрдә бергә уйнадык. Мин һәрвакыт: “Сәхнә тормышым өчен Фидан Гафаров – Ходайдан бирелгән бүләк ул”, – дип әйтәм. Без бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп эшләдек, теләктәш партнерлар булдык.
– Тамашачының сезне сәхнәдә генә түгел, тормышта да бер-берсен өзелеп яратучы ярлар итеп күрәсе килә иде, гәрчә икегезнең дә үз гаиләләре булса да...
– Әйе, чынлап та шулай булды. Безнең хакта гайбәт сатучылар да күп булгандыр. Ә без Фидан белән икебез дә моңа шәхси тормышыбызда юл куймадык. Аның хатыны Фәридә ханым да моны белеп, аңлап яшәде. Ул искиткеч акыллы, сабыр, киң күңелле булды. Урыны оҗмахта булсын!
– Сезнең иҗат юлыгыз Башкорт академия драма театрының алтын чорына туры килде. 70-80нче елларда халык спектакль, киноларга чират торып билет алды, тамашага зал тутырып йөрде. Артистларга да мөнәсәбәт башкача иде. Соңгы елларда хәлләр башкачарак. Сез бу хакта ни әйтер идегез?
– Соңгы елларда халык сәнгатькә азрак тартыла. Күпчелекне матди байлык кызыксындыра. Бу мәсьәләнең бер ягы булса, икенчедән, драматурглар, халыкны кызыксындырырлык тема табып, аны ачып, яхшы пьеса язалмый. Анысы булмагач, режиссерлар да, күпме генә тырышса да, яхшы спектакль куя алмый, артистлар бик яхшы уйнаса да, тамашачы спектакльне кабул итми. Шуннан инде безнең дәрәҗә дә төшә, минемчә.
Элегрәк артистларга караш икенче төрле иде. Кайда гына чыгыш ясасак та, халык безне җылы каршы алып, кадер-хөрмәт күрсәтте. Авыллардагы гастрольләр вакытында кемгә булса да куна кертәләр иде. Өй тулы бала, үзләренә дә йоклар урын булмаса да, безне түр якка урнаштыралар. Моның өчен миңа гел уңайсыз була иде.
Берсендә спектакльдән соң Гөлли Мөбәрәкова белән бергә урнашкан йортка кайтып кердек. Монда күпбалалы гаилә яши булып чыкты. Җылы, матур җәйге көн иде ул. Ихата уртасында хуш исле, ямь-яшел печән салынган ат арбасы тора. Без шунда йокларга булдык. Мондый теләгебезне ишеткәч, хуҗалар аптырап та, гаҗәпләнеп тә калды. Без уебыздан кире кайтмаячагыбызны аңлагач, мендәр, юрган чыгарып бирделәр. Ачык һава астында йолдызлар санап, изрәп йоклаган очраклар бер генә тапкыр булмады. Ул чакларны сагынып искә алам.
Ә инде шәхсән минем үземә тамашачымның мөнәсәбәте үзгәргәнен сизмим. Кая барсам да кадер-хөрмәт күрсәтәләр, урамда танып, яныма килеп, хәлемне беләләр, иҗатым өчен рәхмәтләр әйтәләр, кесә телефонына фотога төшерәләр.
– Кеше биегрәк үрләр яулаган саен, аннан көнләшүчеләр, аяк чалучылар да күбәя. Сезнең янда да андыйлар булдымы?
– Тормыш булгач, булды инде. Бу хәл иҗат мохитендә бигрәк тә еш очрый торган күренештер, мөгаен. Инде шактый тормыш юлы узган кеше буларак, үткәннәргә карыйм да, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып, башкалардан көнләшеп, аяк чалып йөрүчеләрнең исемнәре юкка чыкканын күрәм. Тормыш һәр нәрсәне, һәркемне үз урынына куя, димәк.
– Хыянәтне кичерә аласызмы?
– Әйе, кичердем һәм кичерә алам. Эчкерсез булырга тырыштым һәм эчемдә янганны башкаларга сиздермәскә өйрәндем, ишетмәгәнгә, күрмәмешкә салыштым. Мин моңа Гөлли Мөбәрәковадан өйрәндем. Ул үзе бервакытта да кеше сөйләмәде, башкалардан кер эзләмәде. Гөлли Арслан кызы искиткеч сәләтле, көчле рухлы, бөек шәхес иде. Гомеренең соңгы елларында без аның белән якын ахирәтләр булдык.
– Авырлыклар килгәндә бирешмәскә, сыгылмаска ярдәм итүче янәшәгездә кемнәр булды?
– Янәшәмдә яхшы күңелле кешеләр күбрәк булгандыр. Шуларның берсе – Лена апа. Ул – тамашачы буларак, спектакль карарга килеп, минем иҗатка гашыйк булган кешеләрнең берсе. Туганым да, танышым да түгел. Спектакль карарга килгән саен миңа күчтәнәчләр төяп килә, хәстәрлек күрә иде. Бераздан без аның белән ныклап дуслаштык. Ул һәрвакыт минем “уң кулым” булды. Артист тормышының тәгәрмәч өстендә узуын барысы да белә. Лена апа кызым Гөлназны да карарга ярдәмләште. Ходай Тәгалә шундый изге күңелле кешене минем юлыма чыгарганга мең рәхмәтлемен.
– Сез – бик күп дәрәҗәле исемнәр яулаган шәхес. Аларның Сезгә ярдәм иткән чаклары булдымы?
– “Башкортстанның атказанган артисты” исемен биргәндә миңа 30 яшь иде. Театрда миннән дә озаграк эшләгән кайберәүләрнең мондый исеме юк иде әле. Шуңа кыенсынган идем. Мин бервакытта да нинди дә булса исем бирүләрен дәгъва итеп йөрмәдем. Эшләгәнемне күрүләре, сәләтемне таныганнары өчен җитәкчеләргә рәхмәтлемен. Ә инде “атказанган” дигән дәрәҗәле исем алгач, бер бүлмәле фатирны ике бүлмәлегә алыштырдылар.
– Сәхнәдәге Нурия Ирсаева тормыштагы Нурия Исхак кызы белән охшашмы?
– Бер аерма да юк, дип әйтә алам. Тормышта ниндимен – сәхнәдә дә шундыймын. Хәтта усал характерлы образлар тудырганда да, барыбер, холкымдагы йомшаклыгым сизелә иде.
– Сез үзегез – инде күптән сөекле картәни. Бу роль Сезгә ничек бирелә?
– Минем инде туруннарым үсеп килә, Аллаһка шөкер. Хатын-кыз өчен иң матур рольләрнең берсе, әлбәттә, ул – ана булу. Ул да күп тырышлык, сәләт таләп итә. Аны кем ничек үти ала, һәркемнең үзеннән тора. Мин бүген оныкларым, туруннарым белән аралашып яшим һәм бу роль дә миңа бик ошый.
– Нурия апа, Сез яшәү ямен нәрсәдә тоясыз?
– Бу дөньяга килгәндә үк һәркайсыбызның максаты билгеләнгән буладыр. Минеке – сәнгать дөньясының серле ишеген ачып, аның илаһи көче ярдәмендә кешеләрнең күңелләрен сафландыру. Шуңа күрә дә яшәү ямен мин үз һөнәремдә, халкыма хезмәт итүдә таптым.
Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.