Тамашачылар өчен сәхнә осталары үзенчәлекле «Дәртле яшьлек биюләре — сагындырдың, РИТАЙЫМ!» дигән концерт программасын әзерләгән. Режиссеры һәм балетмейстеры — Башкортстанның атказанган артисты, Бөтендөнья башкортлары корылтае аппаратының баш белгече Гөлназ Акназарова.
Чара Бөтендөнья башкортлары корылтае игълан иткән Башкорт мәдәнияте һәм рухи мирас елы чикләрендә оештырылды. Ансамбль җитәкчесе Азат Нәбиуллин белдерүенчә, Сибай концерт-театр берләшмәсе артистларының бер өлеше резервтагылар исәбендә хәрби әзерлек үтүгә китү сәбәпле, концертта катнашучылар составы үзгәрде һәм программаны алмаштыру буенча зур эш башкарылды. Аңа узган гасырның 60-70нче елларында башкарылган биюләр, җырлар, уеннар кертелгән. Сибай артистлары Күмертау, Ишембай, Дәүләкән, Стәрлетамак шәһәрләрендә чыгыш ясады, аларны 17 октябрьдә — Мәләвездә, 18 октябрьдә — Дүртөйле шәһәрендә, 19 октябрьдә — Нефтекамада, 20 октябрьдә Туймазыда көтәләр.
Ә кичә, 16 октябрьдә, алар башкалабызның сәнгать сөючеләрен шатландырды. Концерт М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә үтте. Программа барышында Сибай филармониясенең мобилизацияләнгән артистлары белән туры трансляция да планлаштырылган иде. Техник кыенлыкларга карамастан, Бөтендөнья башкортлары корылтае аппараты, Башкортстан юлдаш телевидениесе һәм Башкорт дәүләт академия драма театры хезмәткәрләренең бердәм эшләве нәтиҗәсендә Сибай артистлары уй-фикерләрен тормышка ашыра алды, нәтиҗәдә, якыннары белән туры бәйләнешкә чыкты.
Мәгълүм булуынча, республикабыздан мобилизацияләнгәннәр әле Пензада, Саратовта, Казанда, Еланда (Волгоград өлкәсе) һәм Вольскида (Саратов өлкәсе) хәрби хәзерлек үтә.
Видеода — Сибай концерт-театр берләшмәсе артистлары. Алар автобуста хәрби әзерлек үтү урыннарына бара һәм Бөек Ватан сугышы елларында Донбассны немец фашистарыннан азат иткән генерал Шәйморатов турында җырны башкара. Башкортстан артистлары, һич арттырусыз, сәясмәннәрне дә, чиновникларны да хәйран калдырды. Алар тиз арада Русия халкы арасында популярлык яулады. Хәзерге вакытта Сибай артистлары башка ватандашлары белән бергә Казан шәһәре янындагы уку полигонында.
«Сибай» бию ансамбле биючесе Илсөя Биргалина ире Фларидны хезмәткә озаткан. Ул Сибай концерт-театр берләшмәсендә солист-вокалчы булып эшли. «Ир-егетләребезнең Туган илебезне һәм безне сакларга тиешлеген аңлыйм, әммә борчылу бар, чөнки яраткан кешеңне озату бик авыр», — ди ул.
Биюче, «Сибай» бию ансамбле репетиторы Лариса Хәтмуллина һәм Татарстан Республикасының «Агыйдел» бию ансамбле репетиторы Илдар Хәтмуллин уллары Илнар Хәтмуллинны озатканнар. Ул — «Сибай» ансамбленең төп солисты. «Ватанны саклау — һәркемнең изге бурычы. Иң мөһиме — улыбыз исән-сау әйләнеп кайтсын, без барыбыз да аны көтәбез», — ди әти-әнисе.
«Сибай» бию ансамбле биючесе Юлия Йәнтүрина ире Замирны озатты. Замир Таһир улын республикада К. Ә. Вәлиев исемендәге Сибай сәнгать колледжы җитәкчесе буларак беләләр. «Замир һәрчак үзе һәм кешеләр каршында намуслы. Ул, озак уйлап тормыйча, болай диде: «Безнең заман килде». Ул һәм безнең бөтен ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайтыр дип ышанам. Барысын да көтәбез!» — ди хатыны.
Туры трансляция барышында Сибай концерт-театр берләшмәсе артистлары туры эфирда аралаша һәм иң изге теләкләрен якыннарына җиткерә алды. Бу концерт бердәмлек, ярдәмләшү һәм шәфкатьлелек символына әверелде.