+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
16 октябрь 2022, 07:31

Данир әнисенә бер атнага 14 кунак алып кайткан (видео)

Флүзә ханымны моның өчен "фәрештә" дип атаганнар.

Социаль челтәрдә пәйда булган язмадан күренүенчә, юмор остасы Данир Сабировның әнисе Флүзә бик мөлаем һәм уңган ханым икән. Мәйданы 100 квадрат метрга якын йорты балкып тора. Ул эстрадада танылган улы тугын ягына гастрольләр белән килсә, аның үзен генә түгел, ә 14 кешедән торган төркемен дә биредә ихлас каршы ала.

Бер бүлмәдә 8 егеткә, икенче бүлмәдә 4 кызга урын җәйгән. Данирга әнисе үз бүлмәсен биргән, ә үзе аш бүлмәсендә йоклый икән.

«Алар килгәндә, миңа аш бүлмәсе кала инде. Анда миңа җайлырак. Иртән торам, эшләремне эшлим, аларга ашарга пешерәм», – дип сөйли артистның әнисе.

«Бәхет бу», – дип комментарий калдырган Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова.

«Бик зур рәхмәт олы йөрәкле әниегезгә», «Әниегезне карарга кызык», «Әни йөрәге диңгездән тирәнрәк», «Сезнең әниегез – фәрештә», «Бу – бәһасез», «Әниегезгә Алла ярдәм бирсен», – дип сокланган комментарий калдыручылар.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас