+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
16 октябрь 2022, 18:14

Марат Яруллин Илмира Нәгыймовага өйләнми

Нигә инде?!

Марат Яруллин Илмира Нәгыймовага өйләнми
Марат Яруллин Илмира Нәгыймовага өйләнми

Бу көннәрдә Марат Яруллин Башкортстан буйлап та концертлар бирә. Интернет халкы аны Илмира Нәгыймовага өйләндереп кенә бетергән иде...

«Миннән башка гына өйләндереп куйганнар…

Әлегә минем гастрольләремнең иң кызган вакыты, шул вакытта Интернетта мине өйләндереп тә куярга өлгергәннәр. Мин бу хәлләрне берникадәр вакыт читтән генә күзәттем һәм җавап бирергә кирәк дип уйладым.

Хәзер минем концертларым бара, өйләнү кайгысы түгел. Мин әле өйләнергә дә җыенмыйм, хәтта Нәгыймовага да (Илмира, гафу ит)», – дип белдергән җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Уфага янә килеп җит әле, Марат, монда күп буйдак йолдызларга "күк капусы" ачылды, сиңа да күктән бәхетле йолдыз елмаер бәлки.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: