Филүс Каһиров Артур Хәсәновның әти-әнисен концертына чакырган
Уфа шәһәрендә Филүс Каһировның концерты узды.
Ул анда мобилизацияләнгән җырчы Артур Хәсәновның әти-әнисен чакырган. Артур Хәсәнов Филүснең репертуарыннан «Киек каз юллары» җырын башкарып, үзенең искиткеч көчле тавышы белән бөтен халыкны шаккатырган иде. Филүс аның белән телефон аша танышкан.
Җырчы хәзерге вакытта Пенза шәһәрендәге җыелу пунктында өйрәнүләр уза. Артур әлеге җырны построение вакытында җырлады. Видеоролик яшен тизлегендә бөтен мессенджерлар һәм социаль челтәрләрдә таралды.
Филүс концерт барышында яшь җырчының әти-әнисе янына төшеп, аларга рәхмәт сүзләре җиткергән.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/filus-kahirov-artur-xasanovnyn-ati-anisen-koncertyna-cakyrgan-video-5855548
Фото: интертат