+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
18 Октября 2022, 09:25

Бөре түтәйләре мәскәүлеләрнең һушын алды

Алар "Беренче канал" тапшыруында катнашты.

Бөре түтәйләре мәскәүлеләрнең һушын алдыБөре түтәйләре мәскәүлеләрнең һушын алды
Бөре түтәйләре мәскәүлеләрнең һушын алды
Бөредән «Калинушка» фольклор ансамбле "Беренче канал"ның «Бөтен ил кухнясында җырлыйбыз» тамашасының ярымфиналына узды. Бу хакта муниципалитет хакимиятендә хәбәр иттеләр.

«Кулагиннар гаиләсе» дип аталган коллективта катнашучылар эфирда «Шумел камыш» халык җырын башкарды.

Бөренең "Җиңү" басмасы билгеләп үткәнчә, илнең барлык мәҗлесләре хиты жюри һәм студия тамашачыларын таң калдырган, киләчәктә тапшыруда катнашуга юл ачкан.

Афәрин!

Фото: ufa.bezformata.com

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас